Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
31 Май 2023, 09:56

Әниебез-тормышыбыз бизәге

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла...

Әниебез-тормышыбыз бизәгеӘниебез-тормышыбыз бизәге
Әниебез-тормышыбыз бизәге

...Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла... Әлеге «Әниемә» җыры тормышта юл күрсәтүче иң кадерле кешебезгә багышлангандыр кебек

ебек. Әниебез, Югары Яркәйдә гомер итүче Фәнзия Арысланова, безнең– тормыш иптәше, өч кызы, оныклары өчен – үткән һәм барасы юлларыбызны изге йөрәге белән яктыртучы, бар мәхәббәтен, җылысын өләшеп, безнең канатларны сындырырга бирмәгән, яманлыклардан саклап калып, безнең өчен җан атучы кешебез. Аны туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре дә ихтирам итә. Сүзгә туры, беренче карашка кырыс кебек булса да, әниебезне йомшак күңелле, ярдәмчел, шәфкатьле һәм игелекле кеше буларак бәялиләр. Чынлап та, кайда гына, нинди эш башкарса да, әни аның җимешләре белән тирә-якны бизи, янында булган һәр кешегә булыша, җан җылысын өләшә. Югары Яркәйдә аны белмәгән кеше юктыр - гомер буе балалар бакчасында эшләп, яркәйлеләрнең үзен булмаса баласын, яисә оныгын тәрбияләгән кеше ул. Бүгенге көндә Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасында хезмәт сала. Аның эшкә булган мөнәсәбәте сокландыра – ул, җиң сызганып, «кәгазь кушкан» белән генә чикләнмичә, балаларга кызыклы занятиеләр үткәрә, аларны тирә-як мохит белән сүз һәм китап аша гына таныштырып калмый, музейларга, паркка, урманнарга даими йөртә, сәламәтлекләрен бассейнда чыныктыра. Әни төрле конкурсларда да катнашырга ярата, ә хезмәттәшләре һәм дус-туганнары өчен оештырган бәйрәмнәр исәпләп чыга торган түгел.

Әнинең тәмле ашлары, моңлы тавышы белән башкарган матур җырлары, даими әзерләнгән программа – һәрбер бәйрәмдә инде гадәти күренеш. Өйдә һәрвакыт чиста-пөхтә, бакча һәм тәрәзә төпләре гөл-чәчәк белән балкый, җиләк-җимеш тә үстерә, кыскасы, барысына да өлгерә әниебез

Әни-әтинең безгә булган чиксез мәхәббәтләре, җылысы, кайгыртучанлыклары – күпчелек эш-гамәлләрендә. Аларга карап үзебез дә шулай өйрәнгән. Инде без дә аякка басып, ае- рым гаилә корып яшәүгә карамастан, булган мәшәкатьләрне онытып, газизләребез янында, аларның җылысында, үзебезне әле дә булса бала итеп тоялганга бәхетлебез. Әйе, безнең әни - сабыр холыклы, көчле рухлы һәм кайгыр- тучан нәнәй. Ул биргән бар мәхәббәт һәм на- зына алмашка без дә шундый ук игътибар һәм кайгыртучанлык кайта- рырга тырышабыз. Туган йортка, әти-әни янына һәрвакыт ашкынып кай- табыз. Ул, һичшиксез, мул табын әзерләп, якты йөз белән каршы ала, изге догалары белән озатып кала. Яраткан балалары, оныкларының та- вышлары һәм көлүләре белән өй тулганда, әниебезнең күңеле шатла- на. Бу үзе бәхет түгелме соң?!

Бакчада алмагачлар шау чәчкәгә күмелеп, кояш җылы нурлары белән иркәләгән май ае безнең өчен–әни белән әтинең туган көннәрен бәйрәм итә торган вакыт. Шушы көннәрдә әниебез үзенең күркәм юбиле- ен билгеләде. Кадерле- без! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәшләрең белән ярдәм итеп торуың өчен меңмең рәхмәт әйтеп, баш иябез.

Кызлары Гүзәл, Айгөл, Лилия.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас