Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 Май 2023, 09:11

Ура, каникуллар!

Рсай авылында мәктәп укучылары өчен "Кояшлы" көндезге сәламәтләндерү лагеры оештырылган

Ура, каникуллар!
Ура, каникуллар!

Ура, каникуллар!
Менә инде күптән көтелгән җәй килде. Мәктәп ишекләре укучылар белән очрашу өчен ачык. Укучылар өчен "Кояшлы" көндезге сәламәтләндерү лагеры оештырылган. Барысы да балалар өчен уйланылган: бүлмәләр матур итеп бизәлгән, ашханәдә тәмле иртәнге һәм төшке ашлар пешерелә, көн саен бәйрәмнәр, викториналар, спорт ярышлары, эстафеталар, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау һәм ППД буенча әңгәмәләр планлаштырыла.
Бөтен тәрбия эше балаларны күңел ачуга һәм сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.
29 майда мәктәптә лагерь ачылу бәйрәме булды. Һәр отряд исем, девиз, сөйләм уйлап тапкан, отряд җырын сайлаган. Һәм тормыш кайнап чыкты…
Шулай итеп, "Кояшлы" лагеренда «Умномыслящие», «Любознайки"отрядлары барлыкка килә. Бәйрәмгә балалар эмблемалар ясадылар, номерлар уйлап таптылар.
Лагерьның беренче көне "Ура" да узды!'
балаларны яклау.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: