

Исәмәт балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бүлегенең 2000 елда нигез салынган. Аның аша ярдәмгә һәм аңлауга мохтаҗ кешеләр үтә. Бүген монда 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 14 бала тәрбияләнә. Алар - авыр тормыш хәлендә, вакытлыча ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар. Ләкин приют - вакытлыча сыену урыны. Һәр баланың йорты, гаиләсе, әнисе һәм әтисе булырга, ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм булмаска тиеш. Шуңа күрә балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең төп бурычларының берсе - аларның киләчәк язмышларын уңышлы җайга салу. Соңгы 3 елда 124 бала реабилитация узып, шуларның 119-ы туган гаиләләренә кайтарылды, 5 бала опекага, тәрбиягә тапшырылды.
Приютка эләккәч, бала авыр реабилитация чорын кичерә. Барлык хезмәткәрләр аны җылылык, наз, кайгырту белән уратып ала. Алар стресс һәм җитди психологик җәрәхәтләр кичергән балаларның җаннарын җылытырга тырыша, максималь көч куя һәм баланың яңа шартларга ияләшүе, үзен кирәкле, яраткан, якланган итеп хис итүе, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавы өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Монда ул яшьтәшләре белән яңача аралашырга өйрәнә, тәртипкә, көн режимына, сәламәт яшәү рәвешенә ияләшә, әмма иң мөһиме - ул кешеләргә яңадан ышана башлый.
Приютта булган вакытта төрле яшьтәге балалар кирәкле белем ала, бу аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итә. Кече төркемдәге балалар 3 яшьтән 7 яшькә кадәр - балалар бакчасына, өлкәннәре авыл балалары белән бергә гадәти мәктәпкә йөри. Тәрбиячеләр аларны бәйрәмнәрдә, төрле конкурсларда, уеннарда, чараларда катнашырга әзерли. Буш вакытларында кызлар, малайлар түгәрәкләргә йөри - һәр баланың яраткан шөгыле бар.
Безнең коллектив эшкә сәләтле, үзара дус. Даими рәвештә хезмәткәрләр квалификация күтәрү курсларын үтә, район дәрәҗәсендәге төрле мәдәни һәм иҗтимагый чараларда катнаша. Безнең эштә очраклы кешеләр юк. Чөнки монда армый-талмый физик хезмәт, кеше психологиясен белү таләп ителә. Барлык хезмәттәшләр зур хөрмәткә лаеклы квалификацияле белгечләр.
Реабилитация бүлегендә көчле һәм тәҗрибәле педагогик состав: Л.Садыйкова, Г.Шәрипова, А.Галәветдинова, Л.Латыйпова, В.Хәйруллина. Алар ярдәмендә балалар зур теләк белән сәхнәдә чыгыш ясый, үзләренең шәхси сәләтләрен ача, тестопластика, бәйләү, чигү, үтүкләү, папье-маше белән шөгыльләнә. Ел саен балалар иҗаты күргәзмәләре үткәрелә, алар үзләренең шәхси һәм коллектив эшләрен бисердан эшли, чигәләр, ыргак белән бәйлиләр, шулай ук сувенирлар әзерли, соңыннан аларны кунакларга, шефларга, өлкән буын кешеләренә бүләк итәләр. Кече тәрбиячеләр Э.Нортаева, В.Сергеева, Е.Булаева, Г.Хөснетдинова балаларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм гигиена күнекмәләрен үзләштерергә һәм ныгытырга ярдәм итә.
Шәфкать туташы Р.Фәтхетдиновага зур җаваплылык йөкләнә. Балалар аның лекцияләренә, дәресләренә бик теләп килә, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә.
Безнең эшчеләр өйдә микроклимат булдырырга тырыша. Склад мөдире Л.Кашапова сыйфатлы азык - төлек белән тәэмин итә, ә безнең аш-су осталары Д,Гәрәева, И.Закирҗанова һәм Ф.Галләмова һәрвакыт балаларны тәмле итеп әзерләп, өйдәгечә ашатырга тырыша. Чисталыкны һәм тәртипне саклауда Э.Нуретдинова, шулай ук кастелянша З.Нәбиуллина зур хезмәт сала, ә каравылчылар Л.Бәшарова, Р. Гыйзәтулин, Н.Гыйрфанов балаларыбызның иминлеген тәэмин итә.
Дәүләт ярдәменнән тыш, социаль приютның үз спонсорлары бар, алар балалар турында беркайчан да онытмый һәм уенчыклар, кием, аяк киеме, уен һәм техник җиһазлар сатып алуда кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Муниципаль район башлыгы Илдар Мостафинга рәхмәтлебез, ул безнең хезмәтебезгә зур игътибар белән карый, аның ягыннан һәрвакыт хуплау һәм ярдәм тоябыз. Шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге, Нефтекама шәһәрендәге «Мәдинә» хәйрия фондына, В.Йосыповка, “Мамочки в контакте” төркеменә, Р. Әхмәтфазыловка, В.Якуповка шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарның язмышына битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар һәрвакыт балалар янына бүләкләр белән килә, җылылык өләшә.
Социаль хезмәткәр көне уңаеннан барлык коллегаларымны, ветераннарны һөнәри бәйрәмнебез белән тәбрик итәм һәм кешеләрнең язмышларына битараф булмаулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телимен.
Ризида Гыйззәтуллина,Исәмәт балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты бүлеге мөдире.