Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 июнь 2023, 09:00

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Узган якшәмбедә илешлеләр кыска вакытлы ялда булган якташларын Украинадагы махсус хәрби операциягә озатты.

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, егетләр!Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, егетләр!
Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Аларны туганнары, якыннары һәм дуслары озатырга җыелды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыелышының Илеш филиалы рәисе, «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы әгъзасы Илдар Хөснуллин һәм Русия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Илеш районының Почетлы гражданины Рәлиф Сафин сугышчыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук Рәлиф Рәфил улы сугыш яланында Ямайка исемен йөртүче взвод командирына “УАЗ” автомобиленең ачкычларын тапшырды, хәерле юл теләде.

Техника барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: генератор, эретеп ябыштыру аппаратлары һәм башка кораллар. Яугирләребез үзләре белән алгы сызыктагы якташларына тапшыру өчен посылкалар да алып китте.

Егетләребезне озатырга "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагерында  Донецк Халык Республикасыннан ял итүче балалар да килде. Алар хәрбиләргә  хатлар тапшырды һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Сугышчыларыбызга исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын телибез.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас