

Эшчәнлегебезнең төп максаты- халыкны социаль яклау өлкәсендә район территориясендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, федераль һәм төбәк законнар һәм башка норматив актлар нигезендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү.
Бүгенге көндә безнең ярдәмгә мохтаҗлар күп. Районда 5 ай эчендә 437 кешегә хезмәт күрсәтелде (2се - Бөек Ватан сугышы ветераны, 154е-инвалид, 1се-тол калучы, 19ы - тыл хезмәтчәне, 149ы – инвалид, 255е –хезмәт ветераны). Бүгенге көндә 41124 хезмәт күрсәтелеп, шуларның 21414е – социаль-көнкүреш, 6254е – социаль-медицина, 13456сы социаль-психологик.
Билгеле бер хезмәт күрсәтү социаль хезмәтләрдән файдаланучы опекага алынган кешенең теләгенә бәйле. Нигездә, аңа ихтыяҗ зур: азык-төлек продуктлары, сәнәгать товарлары, дарулар сатып алу һәм китерү, су белән тәэмин итү, азык әзерләүдә ярдәм итү, торак биналарны җыештыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, сезонлы эшләр. Гражданинның ихтыяҗларын исәпкә алып, социаль хезмәткәр атнага 2 тапкыр йөри.
Үзәк хезмәткәрләре районда, бүлектә оештырылган чараларда, сайлау кампанияләрендә актив катнаша. Күпләре намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен Почет грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә авыл советы авыл биләмәләрендә эшлүәче социаль хезмәткәрләр үз һөнәрләрен яратып башкара. Алар әби - бабайларны күршеләренең киңәшләре белән дәваланырга түгел, ә табиб билгеләвен катгый үтәргә өйрәтә, ничек телефон мошенникларының кармагына эләкмәскә кирәклеген, дәүләт хезмәтләре белән куллануны һ.б. аңлата.Үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтәүгә җаваплы караган Гөлүдә Хәсәнова (Краснояр), Эльвира Латыйпова(Бишкурай) Ләлә Сәхәветдинова (Югары Яркәй), Рита Хәтмуллина (Кужбахты), Илсөяр Шәрәфуллина (Илеш), Люция Булатова (Кадер), Венера Гаянова (Иләкшиде), Гөлнур Вазитова (Иске Татыш), Глүсә Даутова (Игмәт), Алсу Исламова (Сеңрән), Эльза Латыйпова (Рсай), Ләлә Мәҗитова (Базытамак), Эльза Миңнеголова (Аккүз), Гөлшат Мөсифуллина (Шәммәт), Лилия Разетдинова (Исәмәт), Гөлфия Сәлихова (Буралы), Зилә Салькова (Андреевка), Фаягөл Хәмәдиярова (Лаяшты), Фәвәдилә Шамратова (Олы Ялан), Ира Шәрәфетдинова (Дөмәй), Флария Мозафарова (Түбән Яркәй), Наилә Зарипова (Сүлте) һ.б.адресына бары тик мактау сүзләре ишетергә мөмкин. Шулай ук социаль эш буенча белгечләр Эльмира Гыйльмуллина , Наилә Гәзизова, баш хисапчы Ирина Хәләпованың намуслы хезмәтләрен билгеләп үтәсе килә. Социаль хезмәткәрләрнең вазыйфаларын оештыруга һәм контрольдә тотуга җитди һәм җаваплы карыйлар.
Соңгы елларда Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә “Скандиходы” скандинавия йөрешен яратучылар берләшмәсе һәм “Заман белән бергә” пенсионерлар өчен бушлай компьютер белеменә өйрәтү курслары оештырылу оешманың аерым казанышлары булып тора. Өлкәннәр бирегә теләп йөрде, сәламәтлекләрен ныгытты.
Барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Юлда нинди генә авырлыклар очрамасын, сез кешедә булган иң кыйммәтле сыйфатларны саклыйсыз: ачык күңеллесез һәм игелеклесез, һәм моның өчен һәрвакыт рәхмәткә лаексыз. Бу көнне сезгә сәламәтлек һәм сабырлык, шәхси иминлек һәм барлык өметләрнең чынга ашуын телим. Күңелегез һәрвакыт хәзергедәй якты һәм мәхәббәт белән тулы булсын.
Галия Фәхрисламова,«Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге дәүләт автономияле коммерция булмаган оешма директоры.