Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 июнь 2023, 05:00

Нур сибелә йөзеннән

Гомер дигәнең, күз ачып йомганчы үтә дә китә икән. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән айлар, еллар узганын сизми дә калабыз шул. Ә еллар алга таба ага да ага. 65 яшь…Күпме  ул, азмы. Аны беркем дә ачык кына әйтә алмый. Әммә ныклап уйлаганда, үткәнгә борылып, башкарган эшләргә нәтиҗә ясаганда, шактый гомер үткәнен сизәсең.

Нур сибелә йөзеннәнНур сибелә йөзеннән
Нур сибелә йөзеннән

Минем әниемә дә 65 яшь ишек какты. Илеш авылында Мәдинә белән Муллагали Хисмәтовларның тырыш, эшсөяр, булдыклы, тату гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Бәләкәйдән теремек кыз тиз арада кул арасына керә. Көне-төне колхоз эшеннән баш калкытмаган әти-әнисенә йорт-курада зур ярдәмче була, шул ук вакытта мәктәптә дә яхшы укый, рәсеме Почет тактасын бизи. Андреевка урта мәктәбен тәмамлагач, апасы үрнәгендә Бөре дәүләт педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштереп, диплом ала. Хезмәт юлын Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә башлый. Ничә еллар үтсә дә, анда эшләгән  ике елын әле булса яратып искә ала. Беренче укучылары аеруча хәтердә калган. Укуга омтылучан, тәртипле балалар арытаба эшләүгә дәрт өстиләр.

Үзенең сыйныфташы Сәгыйть белән язмышын бәйләгәч, туган авылындагы  Илеш урта мәктәбендә эшен дәвам итә. 25 ел укыту-тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары вазифасын җиренә җиткереп башкара. Ул елларда учреждение алдынгылар рәтендә бара.Үз һөнәренә мөкиббән киткән, балаларны ихлас күңелдән яраткан әнием тиз арада химия фәненә укучыларда кызыксыну уята. “Һәр елда  экзаменга химия фәнен сыйныф белән сайлыйлар иде балалар”, дип искә ала ул. Аның укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый, күпләре медаль белән тәмамлый мәктәпне. Хәзер алар төрле тармакларда уңышлы хезмәт сала. «Коллектив дус, тату булгач, мәктәптә семинарлар үткәрү, ачык дәресләр күрсәтү үзе бер бәйрәм кебек иде», -ди әнием. Аның тырыш хезмәте лаеклы бәһаланды, төрле инстанцияләрдән бирелгән Мактау грамоталары, “Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы” билгесенә ия булуы– чын мәгънәсендә үз һөнәре остасы икәнлеген яхшы исбатлый.

 Хезмәттә генә түгел, әти-әниемнең үрнәкле гаилә булулары белән дә горурланам. Әтием  Сәгыйть Заһит улы белән күпләрне сокландырып, 40 елга якын бер-берсенә таяныч булып, гомер юлын тату үтәләр. Безгә, ике балага гомер бүләк итеп, үзләре үрнәгендә тәрбияләделәр. Абыем Илнур әти эшен дәвам итсә, мин әни юлын сайладым. Кадерлеләрем бүгенге көндә өч оныкларын сөеп, аларның уңышларына куанып яши.

Яңалыклардан артта калмыйча,гәзит-журналлар укыйлар, сканворд чишәргә яраталар. Актив тормыш рәвеше алып барганга күрә, авыл халкы ышаныч күрсәтеп, аларны авыл старостасы итеп сайлады. Менә ничәмә еллар туган төбәгем проблемаларын чишү юлында кайныйлар. Төрле өмәләр оештыралар, авыл зиратын тазарту дисеңме, чишмә буен чүп-чардан арындыру, авылдагы терлек көтүен тәртиптә тоту, койма белән әйләндереп алу, буяу эшләре һ.б. Халыкны җәлеп итә беләләр, ватсаптагы “Илеш яңалыклары” төркеме булу да  зур роль уйный. Эш тәмамлангач, әтием аның аша авылдашларга рәхмәтен җиткерә. Ул гына да түгел, башкарылганнарны әнием Илеш телевидениесе, радиосы, “Юлдаш” каналы аша да җиткереп бара. Район “Маяк” гәзите белән дә тыгыз элемтәдә тора. Төрле эчтәлектәге хәбәрләре, сүрәтләмәләре өчен ул “Маяк”ның ел лауреаты булды. Авыл клубында үткән кичәләрдән, җыелышлардан да читтә калмый, һәрчак актив катнаша.

Гомер үрләрен менгәндә дә гүзәллеген югалтмаган кадерлем  туганнары өчен дә игътибарлы, үзенең яхшы мөгамәләсе, кешеләргә карата  ачык йөзлелеге белән  тирә якка нур сибә кебек.Төрле ризыклар пешерергә ярата, килгән кунакларга тиз арада мул табын оештыра. Бигрәк тә аның балан бәлешен һәркем ярата, үзе йомшак, үзе тәмле була. Күңел җылысы, ризыклы табыны якыннарына гына түгел, дусларына, күрше-күләнгә дә җитә.

 Үз көчләре белән җиткергән йортта мал-туар, кош-корт карап, бакчада агачлар, җиләк-җимешләр үстереп, матур гомер кичерәләр. Без аларның тырышлыгы белән сокланабыз.

Шушы көннәрдә әнием үзенең күркәм юбилеен билгели. Газизебезгә иң якты теләкләребезне, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аның акыллы киңәшләре тормыш сукмагыннан ныклы адымнар белән атларга, авырлыкларны җиңел үтәргә ярдәм итә. Юбилеең белән, кадерлебез.

Илнара Гыйләҗева.

Илеш авылы.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас