

Бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу белән генә түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда керү аркасында да була.
Су коену бары тик төзекләндерелгән пляжларда гына хәвефсез, анда куркыныч урыннар тиешенчә билгеләнгәнергә, ә суда ял итүне коткару станцияләре яки постлар хезмәткәрләре сакларга тиеш. Су коенганда, йөзү чиген күрсәтүче буйкаларны узарга ярамый, чөнки алар артында чокырлы, көчле агымлы урыннар булырга мөмкин.
Ярдан еракка йөзү, тыелган районнарда су коену, таныш булмаган урыннарда суга сикерү очраклары күп була.
Еракка йөзеп китеп, аруыгызны сизәсез икән, югалып калмагыз, ярга тизрәк барырга тырышыгыз. Суда ял итеп алырга кирәк, аркага әйләнеп, кул һәм аяк хәрәкәтләре белән үзеңне тотырга тырышыгыз.
Әгәр дә су әйләнешенә эләгәсез икән, үпкәләрегезгә күбрәк һава туплагыз, суга чумыгыз һәм көчле адым ясап, өскә ыргыгыз.
Әгәр дә агымга эләксәгез, аның белән көрәшергә тырышмагыз. Агым буйлап йөзегез, әкренләп, ярга якынлашыгыз.
Якында җиһазландырылган пляж булмаса, су коену өчен хәвефсез урынны сайларга кирәк, аның төбе каты комлы, чиста булсын.
Җиһазландырылмаган урыннарда беркайчан да суга сикермәгез: башыгыз белән төбенә, ташка яки башка предметка бәрелергә, аңыгызны югалтырга, үзегезгә җәрәхәт китерергә һәм үләргә мөмкин.
Исегездә тотыгыз! Суда хәвефсез тәртип чараларын төгәл үтәү генә бәла-казаны кисәтә ала.
Данил Мөхәммәтшин,Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты.