

Венер Нурлыгаян улы Тәҗәй авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Югары Яркәйдәге 10нчы СПТУда укып, гомерлек һөнәрен сайлый – водитель-тракторист белгечлеген үзләштерә. Совет армиясе сафларына киткәнче, “Игенче” колхозында “Т-4” тракторын хезмәтләндерә. Солдат бурычын исә ике ел дәвамында намус белән үти һәм 1984 елда туган төягенә әйләнеп кайта. Шул дәвердән башлап, әлеге көнгә кадәр хезмәт юлын дәвам итә. В.Зиннәтуллин - һәрвакыт эштә, һәрвакыт юлда.
Эш дигәннән, кайту белән хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Көче ташып торган уңган егеткә «ГАЗ-53» автомашинасын ышанып тапшыралар. Тырышлыгын күреп, арытаба «ЗИЛ» автомашинасына утырталар үзен. Венер Нурлыгаян улы сынатмый, хуҗалыкның мөһим кампаниясендә ашлык, минераль ашламалар ташуда өлгерлек күрсәтә. Шулай ук Базы елгасы аша салынган Тәҗәй күперен, Кужбахты урта мәктәбен төзүдә күп көч сала.
1987 елның гыйнварыннан Югары Яркәйдәге автотранспорт предприятиесенә водитель булып күчә һәм бүгенге көнгә кадәр биредә фидакарь хезмәт сала. Күпләр шофер эшен бик җиңел, дип уйлый: утырасың да чыгып китәсең кебек. Әмма ул төзек булсын, һәрвакыт йөреп торсын өчен күпме көч, белем, түземлелек кирәк икәнен күп вакыт аңлап бетермибез. Ерак юлларда, командировкаларда йөрү җаваплылыкны тагы да арттыра, биредә инде уяулык та, игътибарлык та сорала. Әнә шуларны аңлап, барыннан бигрәк тә, яратып сайлый ул һөнәрен. В.Зиннәтуллинн озак еллар водитель булып эшләп, хезмәттәшләренең ихтирамын яулады, күпләргә үрнәк булып тора. 36 ел хезмәт стажына ия булып, авариясез эшли. Аңа Курган, Мәскәү шәһәрләре, Новгород өлкәсендә командировкада булырга туры килә. Башкортстаннан эшчеләр җыеп алып барып, Пермь өлкәсендә поезд юлын төзүдә катнаша.
Венер Зиннәтуллинның тырыш хезмәте лаеклы бәһалана. Хезмәт ветераны исемен горур йөртә, “Авариясез эшләгән өчен” билгесе, Рәхмәт халары белән бүләкләнә.
Гомер юлдашы Гөлфирә Рәхимҗан кызы белән 1987 елның кышында гаилә корып, Югары Яркәйдә үрнәкле гомер кичерәләр. Аның хезмәт юлы Илеш мәгълүмат үзәге эшчәнлеге белән бәйле. Ул биредә версткалау буенча инженер һөнәрен башкара.
Ике бала үстерә Зиннәтуллиннар. Кызлары Эльвира гаиләсе белән Екатеринбург шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр. Уллары Динар Тәҗәй авылында гомер юлдашы Гөлназ белән өч бала тәрбиялиләр.
Лира Кәбирова.