Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 июнь 2023, 05:30

Күңелле балачак иленә сәяхәткә

Район территориясендә “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеры уңышлы эшчәнлек алып бара.

Күңелле балачак иленә сәяхәткәКүңелле балачак иленә сәяхәткә
Күңелле балачак иленә сәяхәткә

Район территориясендә “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеры уңышлы эшчәнлек алып бара. Ул район үзәгеннән 18 километр ераклыкта, Базы елгасы ярындагы урман массивында, матур урында һәм экологик чиста зонада ур нашкан. Аңа 1974 елда нигез салынып, территориясе 7 гектар тәшкил итә

Ел саен 21 көннән торган 3 смена эшли. Җәйге чорда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен 10 көнлек 2 смена оештырыла. Шулай ук көзге, кышкы, язгы каникуллар вакытында 7 көнлек сменалар кызларны һәм малайларны җыя.

Башкортстан Республикасы Башлыгының республика территориясендә ел әйләнәсенә ял итү һәм балаларны савыктыру профильле балалар лагерьлары булдыру турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән лагерьда масштаблы реконструкция тәмамланды. Аның кысаларында корпуслар модернизацияләнде, территория төзекләндерелде, заманча спорт мәйданчыгы булдырылды һәм матди-техник база шактый ныгытылды, йөзү бассейны тулысынча яңартылды, шулай ук 216 урынга исәпләнгән йокы корпусы төзелеше тәмамланды. Бу максатларга барлыгы 167,6 млн. сум акча юнәлтелеп, шуның 153,6 млн. социаль максатчан программалар фонды аша «Башнефть» җәмгыяте хәйрия спонсорлары исәбенә һәм республика бюджетыннан 14 млн.сум сарыф ителде..

Әгәр модернизациягә кадәр лагерьда үзебезнең, якындагы районнарның һәм шәһәрләрнең 500гә якын баласы һәм яшүсмерләре ял итсә, 2022 елда биредә 1166 бала үз сәламәтлекләрен ныгытты, шуларның 155е - Луганск Халык Республикасыннан.

«Башнефть» нефть компаниясенең хәйрия иганәчеләре исәбенә социаль максатчан программалар фонды аша 146 укучыга исәпләнгән «Белем үзәге» уку корпусы төзелде. Уку үзәге тулысынча җиһазлар, заманча җиһазлар белән комплектланды. Объектның бәясе-30,0 млн. сум.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас