Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
14 Июня 2023, 06:31

Тулы канлы тормыш белән яшиләр

Безнең бүлекчә  Иске Баеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының подразделениесе булып тора

Тулы канлы тормыш белән яшиләрТулы канлы тормыш белән яшиләр
Тулы канлы тормыш белән яшиләр

Безнең бүлекчә  Иске Баеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының подразделениесе булып тора. Республиканың төрле районнарыннан 32 өлкән яшьтәге гражданга социаль хезмәт күрсәтелә.

Биредә өлкән яшьтәге кешеләр, үзләрен моңсулык һәм ялгызлыктан арындырып, тулы канлы тормыш белән яши. Яхшы оештырылган тәрбия нәтиҗәсендә, өлкәннәрнең тормыш сыйфаты югары.

Социаль хезмәт алучылар өчен бүлектә тренажерлар, күңел ачу уеннары (шашка, шахмат һ. б.) бар. Шулай ук авыл китапханәсенә, бильярд уеннары өчен Ишкар авыл мәдәният йортына йөриләр. Бәйрәмнәр, юбилейлар даими үткәрелеп, район мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Исәмәт авылындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бүлегендә тәрбияләнүчеләр, район инвалидлар җәмгыяте, ветераннар советы, район ү з ә к к и та п х а н ә се н е ң «Илһам» әдәби музыкаль клубы әгъзалары һәм «Гаилә» хезмәте хезмәткәрләре чыгышы һәр-вакыт көтеп алына.

Биредә үз-үзеңне үстерү, яраткан эшең белән шөгыльләнү, иҗади чагылыш, уку һәм күңелле аралашу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ашханәдә ел буена дип әйтерлек, үзебезнең бакчада үстерелгән яшелчәләрне кулланабыз. Үсентеләрне февраль башыннан ук утыртабыз. Кар җирдән ачылу белән бакча эшенә бергәләп керешәбез: тазартабыз, казыйбыз, түтәлләр ясыйбыз, орлыклар чәчәбез. Өлкәннәр һәр эшне дәртләнеп, сөенеп башкара, күмәкләп бәрәңге утыртулар гына ни тора. Шулай ук тавык асрыйбыз, аларны тәрбияләү дә өлкәннәр өчен бер юаныч.

Дәвалану психологик комфорт, көнкүреш ихтыяҗларында даими ярдәм, гигиена аркасында тормышка ашырыла. Санитаркалар һәрвакыт янәшәдә һәм төрле хәлдә дә ярдәмгә килергә әзер. Үз бурычларын намус белән башкаручы хезмәткәрләргә – шәфкать туташы Лилия Газетдиновага, хуҗалык мөдире Ильмира Әхмәтдиновага, техник хезмәткәр Алмаз ТимерхаЮбиляр Һөнәренә тугры Гаилә хезмәте-гаилә белән социаль эш кысаларында гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу механизмнарының берсе, аның төп максатыгаиләнең төрле функцияләрен, бигрәк тә терапевтик, тәрбия, репродуктив функцияләрне оптималь үтәвен тәэмин итү, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, ир белән хатынның һәм аларның балаларының шәхесен гармонияле үстерүгә, никахны тотрыкландыруга ярдәм итү. Мондый хәлләрдә Илеш районындагы “Гаилә хезмәте” белгечләре гаиләгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Биредә балаларга һәм өлкәннәргә псиновка, санитаркалар Дилия Ризвановага, Зөлфия Габидуллинага, поварлар Таңчулпан Кагабиевага, Зөһрә Әхмәтовага һ.б адресына бары тик мактау сүзләре җиткерәсе килә.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан бүлек хезмәткәрләрен, ветераннарны ихлас тәбриклим, иминлек, сәламәтлек, изге һәм тын-гысыз эшләрендә уңышлар телим.

 

Венер Сәлимов, Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлеге мөдире.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас