Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 июнь 2023, 04:55

Халык мәнфәгатен кайгырту юлында

Агымдагы  елда республикада җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы Корылтае депутатларын сайлаулар узачак. Бу җәһәттән арытаба тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү оештырылып, «Бердәм Русия» партиясеннән Шәйхетдинов Фларис Рифкать улы әлеге чарада җиңү яулады. Түбәндә җиңүчеләр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Халык мәнфәгатен кайгырту юлындаХалык мәнфәгатен кайгырту юлында
Халык мәнфәгатен кайгырту юлында

– Фларис Рифкатович, Сез – агросәнәгать комплексында әйдәүче предприятиеләрнең берсенең җитәкчесе, аның базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар конвойлар әзерләп озату өчен республиканың Координацион үзәге эшләп килә. Сезгә боларның өстенә тагын депутат “камыты” да нәрсәгә кирәк?

– Әйе, сез хаклы, агымдагы мәсьәләләр бүген беркайчан да булмаганча күп. Ләкин бу – гадәти режимда, үз ритмында эшләүче җайга салынган система. Ә тормыш-яшәеш бүген бездән мөмкин кадәр күбрәк тырышлык таләп итә. Республиканың башкарма власте органнарында эшләү тәҗрибәмнән, дәүләт аппараты эшчәнлеген яхшы күзаллавымнан һәм авыл хуҗалыгын барлык яклап җентекле белүемнән чыгып, туган республикам өчен мин үземнең тагын да файдалырак була алуыма ышанам. Нәкъ шуңа күрә дә Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар сайлап алу буенча алдан тавыш бирүдә катнашу турында карар кабул иттем.

– Нинди партиядән?

– “Бердәм Русия”дән.

– Ни өчен аннан?

– Әлбәттә, башка партияләрнең ролен киметеп күрсәтәсем килми, ләкин бүген нәкъ менә “Бердәм Русия” барыбызны да берләштерүче көч булып тора: күпсанлы булуы белән дә, программасы белән дә – көчле Русия өчен һәм һәркемнең иминлеге мәнфәгатендә. Бу халыкның күңелендә яклау таба. Икенчедән, “Бердәм Русия” – ул власть партиясе, аның инструментлары сайлаучылар билгеләгән наказларны – бурыч-максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

– Сез сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклауда ничек ярдәм итмәкче буласыз?

– Миңа җитәкчелекнең төрле дәрәҗәләрендә эшләргә туры килде: хезмәт юлымны колхозда инженер булып башладым, районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булдым, башта – муниципаль, аннары республика предприятиеләренә җитәкчелек иттем, Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып хезмәт салдым. Болар – әйтүемчә, зур тәҗрибә, белем һәм төп инструментларым, аларны мин үз эшчәнлегемдә файдаланачакмын.

– Республика башкаласында яшәп, туган ягыгызда, кече Ватаныгызда еш буласызмы?

– Әнкәй исән булганда атна саен кайтып йөрдем, туган төбәктәге хәлләр, яңалыклар турында һәрвакыт хәбәрдар мин. Анда үтүче төрле чараларда элек тә катнашып килдем, әле дә бик теләп катнашам. Ә эшем буенча хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре белән һәрвакыт элемтәдә торам, без аларга төрле авыл хуҗалыгы техникасы озатабыз, аларны төзәтәбез яисә яңартабыз, камилләштерәбез. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан билгеләнгән куратор буларак, ел саен райондагы язгы кыр эшләре һәм урып-җыю барышы буенча җаваплылык миңа йөкләтелгән. Мин министрлыкта эшләгән чакта Илеш һәм Дүртөйле районнары республиканың “500 ферма” һәм техника яңарту буенча программаларында бик актив катнашты, моны мин әлеге мәсьәләләр буенча куратор буларак та яхшы беләм. Бер-берсе булән дус, бердәм, ачык күңелле, эшкә һәрвакыт җаваплы карашта булган, үз җирен һәм туган төяген, Туган илен яратучы якташларым белән горурланам. Соңгы вакытта, әлбәттә, сирәгрәк кайтыла, чөнки безнең базадан махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойлар туплау һәм озату атнаның теләсә кайсы көненә туры килергә мөмкин.

– Сез “КӨЧЛЕ КЕШЕЛӘР ЗАМАНЫ, ВАКЫТЫ” җитте, дип әйтә аласызмы?

– Нәкъ шулай. Без менә инде моңа кадәр 80 елдан артык  күрмәгән, белмәгән хәл-шартлар белән очраштык. Хәер, барысы да барлык яклап уйланган, үлчәнгән, рухи көч һәм тәвәккәллек таләп итүче һәм бик дөрес карарлар кабул итүгә бәйле. Һәм, әйтергә кирәк, бу – һәр дәрәҗәдә шулай булырга тиеш: гади хезмәткәрдән Генераль штабка кадәр. Бүген һәркемнең үз фронты – аның эш, хезмәт урыны.

– “КӨЧЛЕ КОМАНДА” дигән сүзләрнең мәгънәсе Сезгә яхшы танышмы...

– Нык яхшы, хәтта артыгы белән! (Көлә). Ә инде җитдирәк итеп әйткәндә, нәрсәгәдер ирешү көчле командадан башка мөмкин дә түгел. Ничек кенә көчле, нинди генә акыллы, булдыклы, кыю булмасын, “ялгыз яугир яу кайтармый” дигән кебек, берүзең генә  әллә нәрсәләр майтара алмыйсың. Минем уйлавымча, бүген республикабыз руле артында нәкъ менә шундый көчле команда: һөнәри яктан профессионал, кыю, амбицияле, егәрле, көчле, максатчан. Безнең төбәк гади генә республика түгел, заманы да бик катлаулы, ләкин без шуны яхшы беләбез: бергә һәм бердәм булганда, теләсә нинди каршылыкларны, авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.

– Сез бәхетле кешеме?

– Һичшиксез! Мин Әнкәемә чиксез рәхмәтле! Ул, гап-гади авыл хатыны, безне – ике малайны ялгызы тәрбияләп үстерде, халыкка һәм илгә лаек кешеләр булырлык тәрбия бирде. Абыем гомер буе Илеш районының янгынга каршы хезмәтендә эшләде һәм бүген дә халык мәнфәгатьләре сагында тора. Тормыш иптәшем – белеме буенча медик, үз хезмәттәшләре арасында бик абруйлы хезмәткәр. Кызыбыз һәм улыбыз инде үзләре гаиләле, безне оныклар сөю шатлыгы белән бәхетле иттеләр.

Мәктәптән соң үземнең күңелем тарткан һөнәрне сайладым, аңа гомер буе тугры булдым, хезмәт баскычлары буйлап үстем, бу тормыш юлымда уңышларга ирештем. Күңелең тарткан эш шундый нәтиҗә бирергә тиеш тә. Эшемә ашкынып барам, өемә кадерле кешеләремне сагынып кайтам, шул була инде ул бәхет!

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас