

Иске Күктау авылында Сабантуй үз югарылыгында оештырылып, тантаналы рәвештә үтте. Чараны авылның имам-ахунды Рәфис Шакиров дога белән ачып, изге теләкләрен юллады. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов хуҗалык уңганнарын бәйрәм белән котлап, уңышларны барлап, алдынгыларга акчалата премияләр, шулай ук 50, 60 яшьлек юбилейларын билгеләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Арытаба сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алды.
-Бүген - уңдырышлы Иске Күктау җирендә чын-чыннан зур һәм шатлыклы бәйрәм. “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең хезмәт уңганнары әлеге тантананы уңышларга ирешеп каршылый. Әйтергә кирәк, алар районда гына түгел, ә республикада алдынгылыкны бирмиләр, һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешәләр, – диде һәм бертөркем алдынгыларга муниципаль район хакимиятенең һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталарын, Рәхмәт хатын тапшырды.
Башкортстан Республикасының Мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов изге теләкләрен җиткереп, БР Корылтаеның Почет грамоталарын тапшырды.
“Башсельхозтехника” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең генеральный директоры Фларис Шәйхетдиновның да әйтер сүзе бар иде. Әйтергә кирәк, Фларис Рифкать улы Иске Күктау авылында туып-үсә. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен лаеклы йөртүче якташыбыз авылдашларын һәрвакыт изге гамәлләре белән сөендереп тора. Агымдагы Сабантуйга да ул буш кул белән кайтмаган – бер төркем активистларга “Башсельхозтехника” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Почет грамотасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Һәр елдагыча, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап, халкыбызның милли бәйрәмен авылдашларым шат күңел һәм күтәренке кәеф белән каршылый. Хәтта табигать тә теләктәшлек белдергәндәй, көн кояшлы, матур. Сабантуйда алдынгыларны бүләкләү – шатлыклы да, дулкынландыргыч та вакыйга. Биредәге хезмәт сөючән халык район, республика икътисады үсешенә зур көч сала. Игенчеләр һәм терлекчеләр фидакарьлек күрсәтеп, язгы кыр эшләрен үз вакытында төгәлләде, ит,сөт җитештерүдә алдынгылар рәтендә бара. Киләчәктә дә куелган максатларга ирешергә язсын сезгә, хезмәт батырлары! –дип сүзен тәмамлады Фларис Рифкать улы.
Мәйдан эче төрле милли уеннардан гөрләп торды. Һәр уенның җиңүчесе билгеләнде. Гомумән, бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем, дөньяларның имин торуын, игеннәрнең мул булуын теләп, күтәренке кәеф белән таралышты.