Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
16 Июня 2023, 08:20

Якты мизгелләр булып истә калачак

Иштирәк авылында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме – Сабантуе гөрләп узды. Әйтергә кирәк,  бәйрәмгә халык алдан ук вацаптагы авыл төркемендә  план сызып,  оешканлык, әзерлек алып барды. 

Якты мизгелләр булып истә калачакЯкты мизгелләр булып истә калачак
Якты мизгелләр булып истә калачак

Ни генә булмасын, без беребез дә Сабантуйга битараф кала алмыйбыз. Һәрбер бәйрәмнең үз кагыйдәләре булган кебек, Сабантуйныкы да үзгә бер төрле. Сөлге-бүләкләр җыйнала. Аны бер атна яки бер көн алдан аерым бер бәйрәм рәвешендә оештыралар, авылны яңгыратып гармун уйнап, бүләк җыйнап йөриләр. Һәр гаилә үзенең бүләген әзерли. Соңгы елларда халык шактый матур бүләкләрне махсус әзерләп куя башлады. Хәергә, савап булсынга бирә ул аны.

Бәйрәмнең күрке булып уен-җыр, спорт ярышлары тора. Сабантуйны алып баручы, авылыбызның активчысы, авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Нәсимә Инсапова матур программа әзерләгән.  Бәйрәмгә күп кенә авылдашлар чакырылып, туганнар, сыйныфташлар очрашты, хәтирәләрен яңартты. Нәрсә генә булса да, Сабантуй – үз бәйрәмебез. Ул күңел ачу яки спорт бәйрәменә генә кайтып калмаска тиеш бит.

Традициядәге уеннарга өстәп, чаңгы ярышы, тачка белән ярышулар бигрәк тә кызыклы үтте. Сабантуйда Моңлы җырлары, гармун моңнары белән күңелләрне дәртләндергән бертуганнар Гөлзирә Гарданова, Зиләрә Халикова, Хәлил Шәемов, эниле-уллы Ләйсән һәм Илнар Гыйльметдиновлар, Уфа шәһәреннән кайткан авылдашыбыз Рәмзил Батыров, Себер якларыннан кайткан Динис Насруллин, авылдашларыбыз Лилия Ахунова,  Флүзә Галиуллина, Агыйдел кунагы  Иршат Галиуллин, Карабаштан Резеда Мәрданова  чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Уеннарда, җыр-моңда ярышучылар спонсорлар Рәмзил Батыровның, Рәмзия Гәрәйшинаның бүләкләренә лаек булды. Авылдашлар Сабантуйны үткәрүдә кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузган Рөстәм Заһидуллинга, Фикус Заһировка, Вилдан Инсаповка зур рәхмәтле.

Һәркемнең күңелендә Сабантуй күңелле, якты  мизгелләр булып истә кала. Дөньялар үзгәрсә дә, Сабантуйны саклап калу мөһим. Бәйрәмнән халык алдагы елда очрашырга язсын, дигән теләктә таралышты.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас