Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 июнь 2023, 09:00

Үз вакытында әзерләү мөһим

«Язгы көн ел туйдыра», – ди халык. Быел яз иртә килде, шуңа өстәп, һава торышы да яңгырсыз һәм җилле. Хәзер төп мәсьәлә – малларга җитәрлек азык әзерләү. Хуҗалыкларда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр чабыла, арыштан  сенаж салына. Район буенча бүгенге көнгә 7377 тонна яшел азык базларга салынды. Яшел массаны кырдан алып кайтып урнаштыру - эшнең яртысы. Иң мөһиме - азыкны саклап калу. Аларның саны һәм сыйфаты терлекләрнең уңышлы кышлавына бәйле булачак. Бу, һичшиксез, малларның продуктлылыгына, димәк, гомумән терлекчелекнең иминлегенә дә тәэсир итәчәк.

Үз вакытында әзерләү мөһимҮз вакытында әзерләү мөһим
Үз вакытында әзерләү мөһим

“Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының сенаж чокырына 1260 тоннадан артык яшел масса – көзге арыш һәм вика, күпьеллык үлән - эспарсет салынды. Предприятие хезмәткәрләре бер минутны да югалтмаска тырыша. Соңрак борчак һәм солы культураларыннан салыначак.  Коллектив хәрәкәтенең бөтен ритмында киеренкелек һәм эшне башкару теләге сизелә. Үләннәрне җыю һәм салу технологиясен тулысынча үтәү генә сыйфатлы төп азык алуга гарантия бирә.

“MagDon”комбайнында механизаторлар Булат Миңнуллин һәм Илдус Арысланов тезмәләргә ура.  “КБК-800” комбайнында Рәфис Ханкаев, “Крона”да Рәфис Габбасов  югалтуларга юл куймый, тракторларның һәм транспортта эшләүче автомобильләрнең кузовларын сыйфатлы яшел масса белән өзлексез тутыра. Сенаж ташуда   Наил Хафизов, Халит Муллагалиев, Рәфит Хәдимуллин, Миргаяз Имамов, “Джон-Дир”да Раил Ахунов, Алмаз Хаҗиев, “Т-150” тракторында Руслан Даутов җитезлек күрсәтә. Шоферлар кырдан сенаж траншеясенә кадәр бер көн эчендә берничә рейс ясарга өлгерә.

Басудан китерелгән массаны сенаж чокырында бар технологияләрне төгәл үтәп, “Джон-Дир” тракторында  Илдус Шафыйков, “К-700” дә Фидрат Зарипов, Данил Нигъмәтҗанов  тапатып тора. Төнге сменада аларны Алмаз Таймасов һәм Фирзәр Хәбиров алыштыра.

- Язның  иртә килүе аркасында быел үләннәр иртә өлгерде,  әмма эсселек һәм коры һава торышы үсемлекләрнең үсешен тоткарлый. Барлык витаминнар сакланып калсын өчен, сусыл үләнне вакытында җыярга һәм сенажга салырга кирәк, – дип уртаклашты филиалның баш агрономы Рузалим Зыязетдинов. –Югыйсә, аның сыйфаты түбәнәячәк. Һәр минутны азык әзерләү өчен кулланырга тырышабыз, безнең механизаторлар тәҗрибәле, хәлне бик яхшы аңлыйлар һәм бөтен көчләрен куеп эшли, - диде ул.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас