

Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаган. Һава торышы да уңай торды. Халык спорт ярышлары өчен мәйданчыклар, балалар Сабантуе, төрле аттракционнар өчен бәйрәмчә бизәлгән мәйданга иртәдән үк җыела башлады.
Авыл биләмәсе авыл хакимияте башлыгы Радик Миңнуллин, “Агыйдел” җәмгыяте директоры Альмир Әюпов бәйрәмгә килүчеләрне, кунакларны сәламләп, бәйрәм белән котлады. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында басу уңганнары төрле бүләкләр алды.
Төрле уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Традициягә ярашлы, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кул көрәше, аркан тартышу ярышлары, колга башындагы әтәчне алып төшү һ.б. - болар барысы да бәйрәм программасына кертелгән иде. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен сынап карады.
Уеннарда яшьләр актив катнашты. Алик Хафизов, Рушан Исхаков, Алмаз Бикиев гер күтәрүдә осталыкларын күрсәтте. Рәсүл Шәйхетдинов бер уенны да читтә калдырмады.
Бәйрәмне Наилә Шакирова, Рәмилә Хурамшина, Гөлчәчәк Хәмидуллина күңелле итеп алып барды, “Умырзая” кызлар ансамбле чыгышы һәркемгә ошады. Бүләк авылыннан пенсионер Фәйләс Латыйповның моңлы җырлары, Фәрит Харрасовның гармун моңнары бәйрәмне бизәде.
Авыл Сабантуен үткәрүдә ярдәмләшкән Агыйдел” җәмгыятенә, спонсор булган авылдашларыбыз Динар һәм Шамил Бәхтизиннарга, Руслан Арслановка, Наилә Зариповага, Раил Миңнуллинга һәркем рәхмәтле булып калды.
Ел буе түземсезлек белән көтеп алган бәйрәм тиз уза. Сабантуйда халык туйганчы күңел ачты, иркенләп ял итте, киләчәк көннәргә җитәрлек көч туплады. Алда тагын да кызурак эшләр көтә - мал азыгы туплыйсы бар, аннан уракка да озак калмый. Сынатмыйча, сер бирмичә, киләсе Сабантуйда горурланып сөйләрлек эшләребез булсын.
Гөлнур Нигъмәтова.
Сүлте авылы.