Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 июнь 2023, 10:00

Барлап тырыш хезмәт җимешен

Сабантуйны өлкәннәр дә, балалар да зур түземсезлек белән көтәләр. Ул - язгы чәчүне тәмамлау билгесе. Сабантуйда һәркем үзенең җитезлеген, булдыклылыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтә ала.

Барлап тырыш хезмәт җимешенБарлап тырыш хезмәт җимешен
Барлап тырыш хезмәт җимешен

Сабантуй көннәрендә табигатебез илешлеләргә һәм күпсанлы кунакларга кояшлы көн бүләк итте. Бәйрәмгә күмәк әзерләнделәр. Гомумән, районыбыз авылларындагы Сабантуе үзенең чагу төсләре, дәртле музыка астында ярышлары һәм уеннары, үзешчәннәрнең бай концерт программасы бизәлешендә, истә калырлык булып узды.

Кадер авыл советы авыл биләмәсендә дә хезмәт бәйрәме зур оешканлык белән үтте. Сабантуй флагын күтәрү хокукы М.Горький ис. кооперативның алдынгы механизаторы Нәҗип Сәлиховка бирелде.

Бәйрәмне Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов ачып, җыелган халыкны ихлас котлады һәм һәркемне чараларда актив катнашырга чакырды. Арытаба М.Горький ис. кооператив хуҗалыгы рәисе Мансур Әхмәтов дәвам итте:

-Кадерле авылдашлар! Хөрмәтле килгән кунаклар! Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм Сабантуй белән тәбрик итәм. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Кооператив әгъзалары басучылыкта да, терлекчелектә дә намуслы хезмәт сала. Бүгенге көндә ирешкән уңышларыбыз, күрсәткечләребез көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәре сезнең өлеш. Киләчәктә дә сынатмабыз, бердәм булырбыз, биләгән позицияне югалтмабыз дип ышанам, - дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм кунагын – “Илеш урманчылыгы” дәүләт автономлы учреждениесе директоры Фидрат Якуповны башкорт милли киемендәге егет белән кыз ипи-тоз белән каршы алды.

Фидрат Хәдит улы М.Горький ис. кооператив уңганнарын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгыларга муниципаль район хакимиятенең,  район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды. Арытаба кооператив рәисе М.Әхмәтов  язгы басу эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кыр батырларына акчалата премия өләште.

Мәйданның бер ягында  көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.

Эстраданың күренекле артистлары Марат Шәйбәков, Раил Өметбаев, Зирина Әдиятуллина, Рәмзил Нигъмәтуллинның дәртле җырлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас