

Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, "Игенче" КФХсы җитәкчеләре халыкны бәйрәм белән котлады, уңган-булган авылдашларына, игенчеләргә бүләкләр тапшырды. Украинада 11 егетебез хәрби бурычын үти, аларның 2 се һәлак булып, туган авылына кайтарып җирләнде. СВО да катнашкан егетләрнең якыннарына да күчтәнәчләр таратылды. Ялга кайткан Рәсил Хәмидуллин авылдашларына йөрәктән чыккан сүзләрен җиткерде һәм : «Җиңү безнең якта булачак!» - диде. Илеш районы мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү буенча оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин, «Яшел беретлар» төркеме җитәкчесе Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышлары яңгырады. Олы яшьтәге юбиляр апа-абыйларга, яна гаилә корган яшь парларга, мәктәпне тәмамлап чыккан балаларга да котлау сәламнәре җиткерелде. Аннан инде уеннар, бәйрәм концерты дәвам итте. Үзебезнең Кужбахты биләмәсендә эшләп килгән "Актирәк" халык ансамбле, район мәдәният бүлеге коллективы тарафыннан әзерләнгән программа халык күңеленә хуш килде. "Сабантуй батыры-2023" исемен Урал Зиннәтуллин алды. "Киләчәген күрергә язсын, илебезгә-җиребезгә тынычлык килсен! " - дигән теләктә таралды олы бәйрәмнән авылдашларым.
Рәмилә Нургалиева.
Гремучий Ключ авылы.