

Коллективта бүген 463 кеше эшли, шул исәптән 82 табиб, 231 урта медицина хезмәткәре. Дәваханә коллективы елдан – ел яшь кадрлар табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. 2022 елда районга 18 табиб һәм 15 урта медицина персоналы килде. "Земский доктор" программасы буенча 4, "Земский фельдшер" 1 табиб бер тапкыр бирелә торган пособие алды, Аларга хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында танылу яулаган тәҗрибәле остазлар ярдәм итә.
Безнең учреждениенең төп бурычы-беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү-поликлиника шартларында авыруларны ачыклау, дәвалау, профилактикалау, кискен һәм хроник авыруларны, хирургия һәм травматология патологиясен стационар дәвалау, акушерлык-гинекология ярдәме, балаларга медицина ярдәме күрсәтү, вакцина профилактикасы, стоматология һ.б.
Ел дәвамында районның дәвалау учреждениеләрендә 218 меңнән артык амбулатор хезмәт күрсәтелә, 6 меңгә якын авыру стационар дәвалану ала.
Без «Сәламәтлек», «Демография» өстенлекле милли проектын, Башкортстан Республикасында 2030 елга кадәр халыкның, кешеләрнең сәламәтлеген, иминлеген саклауга һәм 78 яшькә кадәр гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Бу максат белән авыруларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалауны башлау максатында балигъ булмаган балаларны һәм ятим балаларны, өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер яшь категориясен профилактик медицина тикшерүе үткәрелә. Мәсәлән, 2022 елда профилактик медицина тикшерүен узган 12 514 кешенең 1694ендә авыру беренче тапкыр ачыкланган. Шул исәптән бу кан әйләнеше системасы авырулары -279, шикәр диабеты -20, яман шеш -10 очрак, шул ук вакытта аларның 9ы иртә стадияләрдә ачыкланган, бу дәвалауны оператив башларга һәм авыруны туктатырга мөмкинлек бирә.
Авыруларны дәвалауның яңа ысуллары һәм заманча дарулар даими рәвештә гамәлгә, дәвалауның клиник киңәшләре һәм протоколлары кертелә, алар барлык дәвалау учреждениеләрендә авыруга медицина ярдәме күрсәтүнең бер үк дәрәҗәсен тәэмин итә.
2022 елда Илеш районында үлемне киметү буенча чаралар планы кысаларындагы чаралар ярдәмендә районда демографик хәлне яхшыртуга ирешелде. Мәсәлән, районда үлем күрсәткече 28 процентка кимегән (бу-193 сакланган гомер). Әмма шул ук вакытта туу күрсәткече кимү тенденциясе саклана.
2022 елда районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар гамәлгә ашыру дәвам итте. Мәсәлән, COVID-19 регистры мәгълүматлары буенча, 2022 елда 2305 очрак теркәлгән, бу 2021 елдан (2274) 35 очракка күбрәк. Иң күп сан ел башында теркәлгән -1346 очрак гыйнвар һәм февральдә, бу 2022 елдагы барлык очракларның 58,4 проц. тәшкил итә. Район халкын COVID-19га каршы вакцинацияләү буенча эш дәвам итә. 2022 елда коллектив иммунитет 92 процентка, шул исәптән эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә 100 процентка җитте.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, Русия Сәламәтлек саклау системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шул исәптән сәламәтлек саклау объектларын булдыру, тиз төзелә торган модульле конструкцияләр урнаштыру, күчемсез милек объектларын сатып алу, капиталь ремонт үткәрү, медицина җиһазлары һәм автомобиль транспорты кайтару.
2022 елның беренче кварталында район үзәк дәваханәсенең нур диагностикасы бүлеге өчен «РЕНЕКС – ф5000» флюорографик санлы аппараты сатып алынган. Аппарат туберкулез, онкология һәм башка үпкә авыруларын иртә ачыклау максатында пациентның күкрәк читлегенең рентген сурәтләрен алу өчен билгеләнгән.
2022 елның маенда район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә «МАИА – 01» өлкәннәр һәм балалар өчен наркоз аппараты алынды. Универсаль аппарат хирургик чаралар үткәргәндә ингаляцион анестезия үткәрү өчен кулланыла һәм төрле яшьтәге пациентлар өчен яраклы, үпкәләрне ясалма вентиляцияләүне, шулай ук төрле параметрларны мониторинглауны тәэмин итә.
Районның фельдшер-акушерлык пунктларын җиһазландыру максатыннан 7 гинекологик урындык һәм 10 ЭКГ аппараты, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пациентларны йөртү өчен 1 санитар автотранспорт сатып алынды.
Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбендә «Сәламәт елмаю» модулен гамәлгә ашыру кысаларында стоматология кабинеты ачылды.
Узган елның 15 декабрендә яңа табиблык амбулаториясе ачылды, ул сменасына 60 кешегә исәпләнгән һәм 20 урынлык көндезге стационар, терапевт, стоматолог, физиотерапия кабинетлары, процедура кабинеты, регистратура, даруханә, көтү бүлмәсе һ.б.
2022 елның августында районда Сәламәтлек үзәге һәм Нефтекама шәһәренең күчмә ФОГК, Куватов ис. республика клиник дәваханәсе белгечләре һ.б.катнашлыгында «Сәламәт республика- сәламәт төбәк» акциясе үткәрелде. Кужбахты, Ташкичү, Иске Кыргыз, Ябалак, Игмәт авылларында 800дән артык кеше тикшерелде, беренче тапкыр 300дән артык авыру ачыкланды.
Өченче ел 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне безнең учреждениегә диспансерлаштыру өчен йөртү дәвам итә. Чара «Демография» милли проектына кергән «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Аның күрсәткечләренең берсе-эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик тикшерүләр, шул исәптән диспансерлаштыру белән тәэмин итү. Диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар өлкән буынның гомер озынлыгын арттыруга, актив озын гомерлелекне саклауга юнәлдерелгән. Мәсәлән, 2022 елда хезмәт яшеннән өлкәнрәк 285 кеше фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары озатуында профилактик чаралар үткәрү өчен район үзәк дәваханәсенә китерелде.
Ел саен район үзәк дәваханәсе пациент мәнфәгатьләренең өстенлеген үтәүгә, медицина хезмәтләре күрсәтү шартларының уңайлылыгын тәэмин итүгә, медицина документлары күләмен киметүгә һ.б. юнәлдерелгән «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен булдыру» проектында, шулай ук сакчыл поликлиника принципларын кертүдә катнаша.
Район үзәк дәваханәсе коллективы-төрле һөнәр ияләренең зур армиясе: яшь белгечләр һәм ветераннар, табиблар һәм шоферлар, фельдшерлар һәм санитаркалар һ.б. Безнең арада үз һөнәре осталары күп, иң лаеклы хезмәткәрләрне -балалар теш табибы Ф.Мөхәрләмова, УЗИ диагностикасы табибы Р.Гарипова, балалар табибы М.Искәндәров, табиб-хирург И.Җиһаншин, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Л.Галиева, участок терапевты Г.Нурыйманова, анестезия шәфкать туташы Р.Сабирова, педиатрия бүлегенең палата шәфкать туташы Р.Усманова, ашыгыч ярдәм кабинеты фельдшеры Р.Нурыйәхмәтова, кабул итү бүлеге шәфкать туташы С.Шәйхетдинова, ФАП фельдшерлары Р.Хәбиева (Иштирәк), Г.Мәрдиева (Сеңрән), Д.Баһманова (Иләкшиде), Т.Базуева (Чияле-Әтәч), Р.Ахунҗанов (Янтуган) билгеләп үтәсем килә.
Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, энтузиазм, уңышлар телим.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне үз сәламәтлегегез турында кайгыртырга һәм үзегезне сакларга чакырам.
Рәзидә Гатауллина,район үзәк дәваханәсенең баш табибы.