Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 июнь 2023, 11:45

Герой исеме - халык хәтерендә мәңгелек

Гомерен “Искра” колхозы рәисе вазифасына багышлаган, сугыш һәм хезмәт ветераны, Социалистик Хезмәт Герое  Тимерхан Сафуан улы Нәҗмиев – шундый шәхесләрнең берсе. Агымдагы елда райондашыбызның тууына 100 ел тулды.  

Герой исеме - халык хәтерендә мәңгелекГерой исеме - халык хәтерендә мәңгелек
Герой исеме - халык хәтерендә мәңгелек

 Илеш игенчесе дигәндә, туган илебез табынына күпереп пешкән ап-ак калач куйган, язны-көзгә, көнне-төнгә ялгап эшләгән, сөялләнеп каткан куллары белән бөтен авыр җир эшен башкаручы киң күкрәкле баһадир күз алдына килә. Чөнки җир кадерен, хезмәт тәмен белгән, җиң сызганып эшли торган халык яши Илештә. Шулай ук җир эшен оештыра белгән, туган төбәгенә тугры булып, игелекле эшләре белән халык хәтерендә урын алган җитәкчеләребез белән дә данлы. Гомерен “Искра” колхозы рәисе вазифасына багышлаган, сугыш һәм хезмәт ветераны, Социалистик Хезмәт Герое  Тимерхан Сафуан улы Нәҗмиев – шундый шәхесләрнең берсе. Агымдагы елда райондашыбызның тууына 100 ел тулды.

Ишле гаиләдә туып-үскән егет медицина хезмәткәре булырга хыяллана. Бөре медицина техникумына укырга кереп, ике ел укыганнан соң, белем алуга түләү чыгарыла. 150 сум акчаны абзардагы сыерны сатып булса да түләргә булыр иде, әмма туганнарын уйлап егет укудан баш тарта. Һәм 1941 елны Уфа пехота училищесына укырга керә. Шул ук елны офицер дәрәҗәсендә сугышка җибәрелә. Рота командиры булып сугыш юлын үтә. 1943 елда Ржев янында барган алышларда каты яралана.

Госпитальдә озак ятканнан соң, туган якларына әйләнеп кайта. Аны Ябалак мәктәбенә хәрби әзерлек дәресләре укытучысы итеп эшкә кушалар. Ә инде 1947 елның 31 мартында 23 яшьлек егетне “Искра” колхозы рәисе итеп тәгаенлиләр.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Халык ачлыктан, юклыктан тәмам алҗанган. Авылда ирләр аз. Авыр эштән йончыган хатын-кызлар һәм буыны да ныгымаган малайлар-кызлар белән үгез җигеп җир сөрәләр, игенне кул белән чәчәләр. Ул елларда  гектарыннан 4-5 центнер уңыш алалар. Тирә-як авылларны инде 1960 елда “Кызыл Бүләк” колхозына караган Иске һәм Чытыр Татыш авылларын бергә кушалар. Шулай итеп, “Искра” колхозы төрлесе-төрле ераклыкта яткан 6 авлны берләштерә. Колхоз рәисенә я атка атланып, я тарантаска ат җигеп шушы авылларны берничә тапкыр урарга туры килә. Өстәвенә, район ит, сөт, иген таләп итә.  “Күмәк көч яу кайтарган” дигәндәй, 1959 елда гектарыннан 15 центнер уңыш алуга ирешәләр, ә инде 1960 елда “Искра” колхозы ит планын өч мәртәбә арттырып үти. Дуңгызлар саны 6 мең башка җитә. Аларның тәҗрибәсен өйрәнү өчен 47 районнан вәкилләр килә. Алай гына да түгел, җир эшкәртү, тана, дуңгыз үстерү,  культуралы көтүлекләр оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә дип союздаш републикалардан һәм Польша, Вьетнам, Монголия, Америка, Германия кебек илләрдән дә киләләр. Тимерхан Сафуан улы берничә ел рәттән үзе дә ГДРга тәҗрибә уртаклашырга бара. Әйтергә кирәк, “Искра” колхозы районда беренчеләрдән булып кымыз ясауны башлап җибәрә. Иске Татыш авылында ачылган кымызчылык фермасы табышлы эшли башлый. Суганны да районда беренчеләрдән булып чәчәләр. Моннан тыш, 200 гектар җиргә мәк чәчеп, югары табыш алалар.

Элекке елларда республикада киң танылу алган бодайның 50 килограмм Московская -35 сортын Тимерхан абый поезд белән алып кайта. Әнә шулай йөреп, ил буенча танылу алган билгеле селекционерлар белән бәйләнешне ныгыта ул.

Тимерхан Нәҗмиев халыкның көнкүрешен яхшыртуга, колхозчылар өчен мәдәниятле ял итү урыннары булдыруга төп игътибарны юнәлтә. “Тиешле яшәү шартларын булдырмый торып, кешедән ничек эш таләп итәсең”, - ди ул. Ябалак авылында ике катлы заманча мәдәният йорты, колхоз идарәсе бинасы, мәктәпләр, медпункт, магазин, балалар бакчалары, ферма биналары калкып чыга, зур елгалар аша күперләр салына. Колхоз үзәгенең кирпеч заводын булдыра. Ул елларда “Искра” колхзы биләмәләрендә салынган матур йортлар күпләрне хәйран калдыра.

Ат спортын үстерүгә дә игътибар бирелә. Саф инглиз токымлы юртаклар күрше районнарда гына түгел, Уфада, Пермь өлкәсендә, Татарстанда үткән ярышларда беренче урынны яулый. Илеш атларының шулай тарала.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдә, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Тимерхан Сафуан улы “БАССРның атказанган агрономы” исемен ала. Шулай ул Ленин, Халыклар дуслыгы, Бөек Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, күп санда медальләр белән бүләкләнә.  Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ә инде 1975 елда Мәскәүдә үткән төбәк, өлкә һәм автономияле республикалар колхоз вәкилләренең Бөтенрусия Җыелышында катнаша. Башкортстан Республикасы Югары Советытына, район, авыл Советларына депутат итеп сайлана. Районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. “Совет Башкортстаны” гәзитен халык арасында пропагандалаганы, аны таратуда актив катнашканы берничә тапкыр гәзитнең Мактау грамотасы  белән дә бүләкләнгән.

Тормыш иптәше, ныклы тылы Мәгъдәния апа белән 60 елдан артык матур, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Балалары Рим, Земфира, Илдарны пар канат астында тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганнар.

Бүгенге көндә районыбызның данлыклы шәхесе Тимерхан Нәҗмиевның исемен Ябалак урта мәктәбе йөртә. Биредә белем алучы укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, лаеклы урын ала һәм яхшы билгеләргә өлгәшә.

Туган Башкортстанының, районының чын патриоты, җирне, кешеләрне яраткан, батырлык өлгесе булган Тимерхан Нәҗмиевның изге эшләре илешлеләр күңелендә үрнәк булып тора,  мәңге саклана.

Анатолий Романов,

район ветераннар советы рәисе.

 

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас