Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 июнь 2023, 05:00

Хезмәте белән хөрмәтле

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 37 ел М.Гәрәев ис. кооператив җитәкчесе  булып эшләгән Әнис Гарипов 70 яшьлек юбилеен билгеләде.

Хезмәте белән хөрмәтлеХезмәте белән хөрмәтле
Хезмәте белән хөрмәтле

Ул 1953 елның 21 июнендә Иләкшиде авылында Җинан Габделлатыйф кызы һәм Әхмәтнәгыйм Гариф улы гаиләсендә дөньяга килә. Имәнлекул (Чакмагыш районы) урта мәктәбен тәмамлагач та, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә, язмышын җир белән бәйләргә, ата-ана нигезен сүндермәскә карар итә. Шул рәвешле, уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлап, туган колхозы “Коммунар”да (хәзерге М.Гәрәев ис.кооператив) хезмәт юлын агроном-агрохимик булып башлый. Тирән белемле, тыныч холыклы, тырыш егетне хуҗалык җитәкчесе Әдип Баев (мәрхүм) төрлечә сыный һәм аны баш агроном итеп үрләтә. Кызганычка каршы, тәҗрибәле җитәкче белән озак эшләргә генә туры килми. Әдип Солтан улы кинәт вафат була һәм уттай эш өстендә җитәкче дилбегәсен яшь белгечкә алырга туры килә. 1981 елның сентябрендә 28 яшендә колхоз рәисе кебек авыр йөк аңа ышанып тапшырыла.

Бу чорда колхоз басулардан яхшы гына уңыш үстереп ала торган була. Малчылык буенча да алдынгылар рәтендә бара. Яшь җитәкчегә хуҗалыкны шушы дәрәҗәдән төшермәү генә түгел, бәлки, арытаба үстерү бурычы йөкләнә. Моның өчен хуҗалыкның базасын арытаба ныгытырга кирәк була. Һәм Әнис Әхмәтнәгыйм улы җиң сызганып төзелешкә тотына. Бишкурайда, Иләкшиде авылларында машина-трактор мастерскойлары төзелеп, техникалар җылы бинага кертелә, механизаторлар өчен уңай шартлар тудырыла. Өч бригадада ашлык саклагыч, “ЗАВ-20”, “ЗАВ-40” ашлык тазарткыч корыла, ындыр табагына асфальт җәелә. Фермаларда сыерлар, дуңгызлар, сарыклар һәм атлар өчен җиде яңа бина файдалануга тапшырыла. Өч бригадада (Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде авылларында) типовой проект белән балалар бакчасы сафка кертелә. Төйлегән авылында мәктәп, клуб, медицина пунктын үз эченә алган социаль комплекс, зур магазин бинасы калкып чыга. Бишкурайда мәдәният йортына реставрация үткәрелә, олы кешеләр соравы буенча мәчет төзелә.

Туксанынчы елларда дөньялар үзгәреп китә. Бу авыр вакытларда колхоз рәисе хуҗалыкны таркатырга юл куймый. Колхозчылар да аны үз ышанычыннан ташламый, авырлыкларны бергә кичерәләр. Гомумән, Әнис Әхмәтнәгыйм улы үзенең колхоз рәисе вазыйфасын башкарган дәверне өч чорга бүлеп карый. Беренчесе - 80нче елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл эшчәннәренең социаль-икътисади тормыш шартларын яхшырту. Икенчесе - 90нчы елларда авыл хуҗалыгында дәүләтнең планлаштырып җитештерүеннән баш тартып, базар принципларына яраклашып күчерү. Өченчесе - 2000 елларда яңа технологияләрне үзләштерү һәм үзаллылык шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең дөнья үрнәгендәге базар икътисадына күчү, яраклашу.

Әнис Әхмәтнәгыйм улы һәрвакыт хуҗалык эшчәннәренә, белгечләргә, фәнгә һәм алдынгы тәҗрибәгә таянып эшли. Максаты‒ хуҗалыкны саклап калу, авылдашларының социаль-икътисади тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Һәм ул моңа ирешә дә!

Авылларны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү аерым игътибарга лаек. Билгеле булуынча, районда бу эш буенча һәр елны конкурс игълан ителә. Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе елның-елына призлы урын яулый. Шулай ук хуҗалык авылларында районда беренчеләрдән булып табигый газ үткәрелә. Болар барысы да халык турындагы хәстәрлек хакында сөйли. Әнис Гарипов хезмәттә ирешкән уңышлары өчен 1984 елда “Хезмәттәге батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнә, 1993 елда “БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Читтән торып аспирантурага укырга кереп, 2006 елда “БР көньяк урман-дала зонасында икмәк пешерүгә тәгаенләнгән уҗым арышының сыйфатын яхшырту” дигән темага диссертация яклый.

Бу уңышларда иртән иртүк хуҗалыкларны карарга киткән, кичен соң гына кайткан гомер юлдашының гадәтләренә еллар буе күнеккән тормыш иптәше Фәнзия Фәһим кызының да өлеше зур. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән Гариповлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ирик белән Денис икесе дә Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлап, һөнәрләре буенча эшлиләр. Бүген өлкән Гариповлар ‒ бәхетле картәти белән картәни. Алар оныкларын тәрбияләшергә ярдәм итә.

Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, туган җирендә намуслы хезмәт салган Әнис Гариповка сәламәтлек, имин тормыш, хәерле гомер юлдаш булсын.

Лира Кәбирова.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас