

Кадер урта мәктәбе янында оештырылган “Кояшлы ил” лагеренә барлыгы 25 укучы йөри. Балаларның һәр минуты файдалы һәм кызыклы үтә. Һәр иртә зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Арытаба һава торышына карап, балалар төрле уеннар уйный, мавыктыргыч чараларда катнаша. Кызыклы экскурсиялэрне, Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге бассейнга баруны балалар түземсезлек белэн көтеп ала.
Туган авылыбыз матур табигатъ кочагына урнашкан. Биек таулары, салкын сулы чишмәләре, җиләк-җимешләргә бай урманнары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Балалар авылдагы өлкән яшьтәге кешеләрдән чишмәләрнең исемен, аларның барлыкка килү тарихын сорашып, альбомнар эшлиләр. Шулай ук алар ниндидер сәбәпләр аркасында кешеләр күченеп китеп буш калган авылларның тарихы белән кызыксына. Былтыргы уку елында Яңа Тормыш авылы тарихын өйрәнсәк, быел Кызыл-Көч авылына экскурсия оештырдык.
Җәйге ял вакытында укучылар сәламәтлекләрен генә ныгытмый, ижади үсеп, үзләренең рухи дөньяларын баета. Каникуллар вакытында ял лагерьларында булу мөстәкыйльлеккә ирешү, үзеңдә җаваплылык булдыру һәм мавыктыргыч чараларда катнашу өчен иң шәп мөмкинлек.
Лира Галиева.