

Традиция буенча, Түбән Яркәйдәге лицей базасында быел да көндезге «Кояшкай» балалар лагеры һәм «Хезмәт десанты» хезмәт һәм ял лагеры үз ишекләрен ачты. Биредә 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 117 укучы һәм 8,10 сыйныфның 30 укучысы ял итте.
Лагерь һәр баланы ял иттерү, сәламәтләндерү, җәйге чорда укучыларның физик, психик һәм эмоциональ сәламәтлеген ныгыту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатларында оештырылды. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагере бурычларын тормышка ашыруның төп формалары - экскурсияләр, сәяхәтләр, ярышлар, дискуссияләр, конкурслар, викториналар, әңгәмәләр һәм уеннар.
Җәйге лагерь бүген ул-баланың иҗади үсеше, рухи дөньясын һәм интеллектын баету мөмкинлеге, укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм ялын оештыру, зыянлы гадәтләрне, балаларның караучысызлыгын һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау һәм балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен социаль яклау.
Биредә укытучылар һәм лицей хезмәткәрләре эшләде. Алар ярдәмендә лагерьдагы кызлар һәм малайлар тормышы күңелле һәм онытылмаслык булды. Алар һәр балага иҗади, физик һәм психик сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Эш көне режимы төрле яшьтәге балаларның санитар-гигиена таләпләрен һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнде. Ашханә хезмәткәре балаларның тулы үсеше өчен иртәнге һәм төшке тәмле ашлар әзерләде.
Эш үз эченә төрле пландагы: лагерь шартларында балаларны сәламәтләндерү, ял итү һәм тәрбияви юнәлешләрне берләштерде. Тәрбия эше планы һәр чараның тәрбия характерында булуы, тәрбия концепциясенең барлык аспектларына һәм юнәлешләренә кагылышлы төзелгән.
Көн саен линейка үткәрелде,йомгак ясалды, чаралардагы җиңүчеләр билгеләп үтелде, көн саен отрядлар яңа бирем һәм гомуми чарага әзерлек планы алды. Көн ахырында һәр отряд «Җиңүләр экранында "йолдызчыклар рәвешендә үткәрелгән эшләргә үз мөнәсәбәтен билгели. Лагерь сменасының һәр көне традицион эшләр нигезендә төзелде.
Гүзәл Ибраһимова,лагерь начальнигы.