

Югары Яркәйдәге беренче гимназия каршында оештырылган “Алтын балык” лагеры балаларны иҗади яктан үстерү, шәхси потенциалын камилләштерү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү, үз-үзеңне үстерү, үзбилгеләнү өчен күп мөмкинлекләр ачты. Ел саен, уку елы тәмамланганнан соң, безнең лагерь башлангыч сыйныф укучыларын җәйге каникулларын актив һәм файдалы үткәрергә чакыра. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтә һәм егерме бер көн дәвамында күңел ача, уйный, яңа дуслар таба һ.б.Быел да һәр яңа көн балаларны төрле иҗади һәм күңел ачу программасы белән сөендерде. Балалар мәдәният һәм ял паркына, район үзәк китапханәсенә, М.Гәрәев, район тарих-туган якны өйрәнү музейларына, бассейнга барды. Әйтик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев ис. башкорт тарихи-мәдәни үзәгенә бару оештырылды, анда укучыларга «башкорт халкының көнкүреше» темасына танып белү экскурсиясе үткәрелде.Балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан, көндезге лагерьда атна саен бассейнга бару оештырылды. Су коену алдыннан укучыларга инструктаж үткәрелде- бассейнда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, су процедураларының файдасы, колоннада хәрәкәт итү турында сөйләделәр. Кыскасы, балалар су коенып, ял итеп, вакытны күңелле үткәрде.Шулай ук гимназия базасында “Мастер” хезмәт бригадасы үз эшен алып барды. Сигезенче сыйныф укучылары җәйнең беренче көннәрен файдалы үткәрергә карар иттеләр һәм хезмәт бригадаларына язылдылар. Укучылар мәктәп яны участогына чәчәкләр утыртты, ишегалдын чистартты, гимназия бинасын җыештырырга ярдәм итте.
Гузәл Батыргәрәева,лагерь начальнигы.