

Кадерлебез 1943 елда Тыпый авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш һәм аннан соңгы дәверләрнең авырлыгын сөйләп торасы юк. Юньле –башлы кием, ашарга юк, аякта-чабата. Ачлыктан үлмәс өчен җир өстендә калган бәрәңгене, кар астында калган башакны җыеп, ризык әзерлиләр, кычыткан, балтырган ашы ашыйлар. Бик иртә кул арасына кереп, йорт эшләрендә булышып, хезмәттә чыныгып үсә ул. 7 сыйныфны тәмамлагач, аның арытаба белем алырга теләге булса да, мөмкинчелек булмый. Кемнәндер ярдәм көтергә өйрәнмәгән якыныбыз авыл көтүен көтәргә керә. Шулай итеп 14 яшендә аның хезмәт юлы киң яланнарда, урман-кырларда башлана. Кызганычка каршы, 15 яшендә әтисе мәрхүм була. Арытаба укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Шулай ук ул бик яшьли балта остасы һөнәренә өйрәнә. Өлкәннәргә ияреп өй бүрәнәләре кисешә, төрле хезмәт серләренә төшенә.
1962 елда кадерлебез армия сафларына алынып, Германиядә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Биредә өч ел намуслы хезмәт итеп, чын ир-егет булып өлгерә. Туган җиренә исән-имин аяк баса һәм Югары Яркәйдәге 10 нчы һөнәри училищега укырга керә. Анда тракторчы белгечлеген үзләштереп, туган колхозында хезмәт юлын механизатор булып дәвам итә.
Барлык гомерен әтиебез туган җиренә – Ленин ис. колхозга багышлап, комбайнчы һәм тракторчы булып тир түгә. Бүген дә сагынып искә ала ул җиң сызганып эшләгән чакларын. Сагынмаслык мени, лаеклы ялга чыкканчы күпме басуларны иңләде ул. Шушы гомер эчендә Тыпый бригадасы басуларында күпме иген суктырды, күпме җир сөрде икән? Моны әйтүе кыен. Аның каравы комбайны, тракторы һәрвакыт төзек була. Язгы-көзге басу эшләрен вакытында башкарып, елның-елына мул уңыш үстерә, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Кайда гына хезмәт салса да тырышлыгы, төгәллеге, өлгерлеге белән аерылып тора. Һәрвакыт мактаулылар сафында булып, хуҗалыкның отчет җыелышларында бүләкләнә. Шулай ук якыныбыз зәңгәр ягулык кергәнче халыкка газ балоннары ташый, лаеклы ялга чыкканчы “Алга” колхозында инженер булып эшли.
Шул ук вакытта кешеләргә өй буралары бурап, яшь гаиләләрне нигезле итә. Якыныбыз төзегән йортлар Тыпыйда гына түгел, күрше авылларда да балкып утыра.
Яшь кенә булуга карамастан, үзенә дә Караиделгә чыгып, чыршы агазы алып кайтып, күркәм йорт тергезә. Бүгенге көндә дә әлеге өйдә әниебез белән тату гомер кичерәләр. Әйтергә кирәк, әтиебез колхозга агроном булып килгән яшь белгечне (әниебезне) үзенең тормыш иптәше итеп сайлый. Кадерлеләребез дүрт баланы , безне – Фәнилә, Гөлшат, Эмиль, Артурны тәрбияләп,укытып, олы тормыш юлына бастырдылар. Хәзер инде үзебез йортлар салып, гаиләләр корып, балалар үстерәбез.
Кадерлеләребез бүгенге көндә дә гөрләтеп дөнья көтәләр, күпләп кош-корт үстерәләр, маллар асрыйлар. Ялларда кайтып без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез, барлык эшләрне күмәкләп башкарырга тырышабыз.
Әтиебез авылыбыздагы мәчеткә җомга намазына йөри. Авылдашларны соңгы юлга озату йоласын башкара, авыл зиратын да тәртиптә тотуга лаеклы өлеш кертә.
Кадерлебезгә сәламәтлек, бәхетле гомер телибез. Безгә безгә әле дә таяныч, ярдәмче булуларына чиксез рәхмәтлебез.
Гөлшат Әхмәтшина,Югары Яркәй авылы.