

Ябалаклылар, кунаклар, укучылар белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләр истәлегенә тактаташка, Советлар Союзы Герое Иван Фролов һәйкәленә веноклар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Тимерхан Нәҗмиев каберенә чәчәкләр салды.
Арытаба чарада катнашучылар 1865 елда вафат булган сәүдәгәр Нигъмәтулла кабер ташы урнаштырылган, Ябалак авылындагы XVIII гасырдан 1975 елга кадәр биредә яшәп бакыйлыкка күчкән авылдашлар истәлегенә багышланган мавзолейны, Күп функцияле мәдәният йортын карадылар. Ябалак урта мәктәбендә 1980 елда нигез салынган экспонатларга бай булган тарих-туган якны өйрәнү музеенда авыл биләмәсенең тарихы, истәлекле урыннары, күренекле якташларның үткәне белән танышты.
Ябалак урта мәктәбендә кунакларны Тимерхан Нәҗмиев тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган бай күргәзмә каршы алды, анда шәхси гаилә архивыннан китаплар, гәзит битләрендә яктыртылган мәкаләләр, фотолар урын алган. Геройның тормышы һәм хезмәт батырлыклары турында фотосурәтләр белән эшләнгән төсле баннер кайчандыр алдынгы колхоз Искра авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнгән, бүгенге көнгә кадәр сакланган Кызыл Байрак белән тулыландырылган. Ябалак урта мәктәбенең география укытучысы Венера Гозәерова чара барышында Геройның оста оештыручы шәхесенең образын тулысынча ачып бирде. Чара кунаклары Игорь Владимирович Никифоров, Фәһим Идрис улы Әюпов, Илдар Тимергасыйм улы Шәяхмәтов, Флюр Хәким улы Хәтмуллин, Рәмил Кәүсәр улы Нуретдинов, Роберт Габит улы Ибраһимов, Ришат Тимергази улы Гарифуллин, Рәмзә Хәмит улы Ямалов, Салават Рифкать улы Валькаев һәм башка күп кенә авылдашлар Т.Нәҗмиевның намуслы, зыялы, акыллы, шул ук вакытта таләпчән җитәкче булуын билгеләде, шулай ук аның белән бәйле булган кызыклы истәлекләр белән уртаклашты. Сабантуй бәйрәмендә Тимерхан Сафуан улы белән интервью төшерелгән видеосюжет үткәннәргә кире кайтып, шул чорны күз алдыннан үткәрергә мөмкинлек бирде. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, Ләйсән Касыймова җитәкчелегендәге "Мизгел" бию коллективы үзләренең якты һәм эчтәлекле чыгышлары, биюләре, җырлары белән тулыландырды. Барлык туганнары исеменнән Геройның кызы Земфира Тимерхан кызы чыгыш ясап, зур рәхмәтен белдерде.
Лилия Йосыпова.