Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 июнь 2023, 06:25

Яман гадәтләрнең зыяны

"Орленок" балаларны сәламәтләндерү лагеренда яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты белгечләре Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге һәм район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре белән берлектә  Халыкара наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан сәламәтлек дәресе оештырды.

Яман гадәтләрнең зыяныЯман гадәтләрнең зыяны
Яман гадәтләрнең зыяны

"Орленок" балаларны сәламәтләндерү лагеренда яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты белгечләре Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге һәм район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре белән берлектә  Халыкара наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан сәламәтлек дәресе оештырды. Наркотик, токсик һәм психотроп матдәләр куллануның, шулай ук алкоголизм һәм тәмәке, электрон тәмәке тартуның зыяны турында психиатр-нарколог И. Иламанов чыгыш ясады. Тыелган матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Л. Гафурова бәян итте. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, физик активлыкның мөһимлеген комитетның баш белгече С.Хәлимова билгеләп үтте.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас