

Күпме вакыт узса да, алар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча,тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә.Артка борылып карасаң, ниләр генә
кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтелмәгән?! Өлкәннәр өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Аларның балачак һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы катлаулы вакытка туры килә. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.
Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып җиде бала дөньяга килгән. Аларны хезмәт үрнәгендә, ил-көнгә лаеклы уллар һәм кызлар итеп үстерә алганнар. Бүген «картәти», «картый» дип өзелеп торучы 18 оныгы да, 15 оныкачы - аларның бәхет, шатлыклары. Йосыповлар - гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. “ Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың”, - ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар. Өлкәннәр үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар - бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрварләр.
Үз дәверендә Фәнилә Габдулла кызы С.Юлаев ис. колхозда төрле эшләр башкарган, Тәбрик Йосып улы 44 ел буе звеновод булып эшләгән, күп санлы мактау кәгазьләре, шул исәптән Башкорт АССРның Югары Советы президиумының Почет грамотасы бар. Нинди генә җаваплы хезмәтләр булмасын, аның янәшәсендә тугрылыклы, кирәк чакта һәрвакыт ярдәмгә әзер торган тормыш иптәше Фәнилә апа була. Борчуларны да, шатлыкларны да шулай бергә бүлешеп, гомер көзе буйлап атлый өлкәннәр.Узган елга кадәр сыерын да, сарыгын да асраганнар, хәзер ихата-кураны кош-корт ямьләп йөри. Бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерәләр. «Үз кулларың белән үстергәнне балаларга, оныкларга күчтәнәч итеп биреп җибәрүләре җанга рәхәт, әз булса да ярдәм итә оныкачлар сөю бәхетенә ирешә алуыбызга шатланабыз, тормыштан канәгатьбез», -ди өлкәннәр. Балалары күбесе якында булгач, хәл белеп кенә торалар. Уллары Альфред –Югары Яркәйдә, Ришат- Сүлтедә, Камил һәм Дамир -Агыйделдә, кызлары Гөлнара һәм Альфира Дүртөйледә, Клара Архангель районында үз гаиләләре белән яши, балалар үстерәләр, оныклар карыйлар.
Гөлнур Нигъмәтова.
Сүлте авылы.