Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 июль 2023, 05:35

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә.

Безнең арабызда язмышларында чыдамлык һәм батырлык таләп иткән зур сынаулар кичерергә туры килгән кыю, көчле рухлы, сынмас ихтыярлы кешеләр бар.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр еш кына, авырлыкларга карамастан,тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә өйрәнәләр һәм гади кешеләр арасында үз урыннарын табып кына калмыйча, яшәүнең һәр мизгеленә шатланалар, яраталар һәм кадерен беләләр. Илеш авылында яшәүче Сәкинә һәм Хәлил Рәхимовлар гаиләсе шундыйлардан.

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә.Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә.
Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә.

Алар гаиләсенә карап сокланам мин: нинди тәрбияле,изге күңелле, ярдәмчел һәм кешелекле алар. Йомшак күңелле, сабыр авылдашым Хәлил Өлфәт улы күп балалы гаиләдә өченче сабый булып дөньяга килә.
Илеш сигезьеллык, арытаба Ябалак урта мәктәбен тәмамлагач, укуын Бәләбәй шәһәрендә 57нче һөнәритехник училищеда киномеханиклар әзерләү курсында дәвам итә. Аны уңышлы гына тәмамлагач, Югары Яркәйдә кинотеатрда киномеханик булып хезмәт юлын башлый. Шулай да
туган авыл, әти-әни йорты үзенә тарта. 1994 елда Илеш авылына кайтып төпләнеп, колхозда төрле
урында эшли. Башта әнисен, аннан әбисен явыз чир якты дөньядан алып китә. Хәлил әтисе белән
төп дөньяда кала. Яшьтән күз атып йөргән үзебезнең авыл кызы Сәкинә белән 2004 елда чәчләрен чәчкә
бәйлиләр. Сәкинә 1974 елның ямьле җәй аенда Хәмзәнур абый белән Розалия апаның беренче баласы булып аваз сала. Күп балалы гаиләдә үскән кыз кечкенәдән үк апайларын карашып, чыныгып үсә. Килен булып төшкәч тә сынатмый, тормыш иптәше Хәлил белән матур итеп дөнья көтә.
Ике балага гомер бирәләр.Бүгенге көндә уллары Айвар Нефтекамскийда педагогия колледжында икенче курсны, кызлары Хәния Ябалак урта мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлады. Әтиләре Өлфәт абый да күптән инде якты дөньядан китте.Хәлил белән Сәкинәнең икесе дә балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, сокланырлык тормыш көтәләр. Йорт-кураларын төзекләндереп торалар, мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакчада җиләкҗимешен, яшелчәсен үстерәләр. Хәлил моңлы итеп җырлый, гармунда уйный, авылда бер генә чара да ансыз үтми диярлек. Ул гына да түгел, аһәңле тавышы белән мәчеттән төбәгебезне азан моңына күмә. Биш вакыт намазын да калдырмый.Рәхимовлар – көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Алар – тулы кыйммәтле яшәү өчен сәламәтлек проблемалары комачаулык итмәүнең туры дәлиле.Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар.


Зинура Гыйләҗева.
Илеш авылы.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас