

Биредә халык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә,акча күчерү, гәзит-журналларга язылу өчен
нәкъ почта бүлегенә килә. Сирәк булса да,конвертларга салып,хатлар яисә открытка юллаучылар да була. Посылкалар кабул итү яисә җибәрүчеләр дә юк түгел.Әлеге тармакның төп юнәлеше булган халыкны гәзит-журналларга яздырту, аны вакытында укучыларга илтеп тапшыру хат ташучыларыбызның төп вазифасы. “2023 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры авыр булды. Гомумән, җәйге чорда гәзит-журналларга яздырту елның-елында авыр була. Әмма хат ташучы кызларыбыз бик тырышты. Алдагы яртыеллыкка планыбыз 100 процентка үтәлде, димәк авылдашларыбыз районкасыз, республика басмаларсыз калмаячак. Шунысы кызганыч, еллар үткән саен басмаларга язылучылар саны кими бара. Минемчә,яңа гына табадан төшкән гәзитне кулыңа алып укуга берни дә җитми инде. Өлкән буын кешеләре шуңа гадәтләнгән. Шунысы сөенечле, мәктәп укучылары да вакытлы матбугат белән кызыксына, “Әллүки”, “Аманат” журналларын алдыра” - ди Исанбай почта бүлеге начальнигы Айгөл Хәертдинова.
Исанбай почта бүлекчәсендә Айгөл Таһирҗан кызы җитәкчелегендә Гөлназ Газизова, Ләйсән
Гыйльфанова, Гөлфирә Мөхәммәтова кебек тырыш хат ташучылар эшли. Почта бүлекчәсендә хат,
посылка җибәрү, аеруча биләмәдән еракта урнашкан авылларга өлкәннәр заявкалары буенча товарлар
алып кайтып бирү, йортка барып түләүләр алу, йортларны, гомерне, ОСАГО иминиятләштерү кебек
хезмәтләр күрсәтү актуаль.Моннан тыш, чыгарылыш укучыларына, талибларга, абитуриентларга банк
карталары, шул исәптән Пушкин картасы ачтыру,вкладлар кабул итү, кредит бирү, картадан акча салдыру да халыкта зур сорау белән куллана.
Лилия Йосыпова.