

Ул вакытта гәзитжурналларны халык күпләп алдыра,һәрбер йортта басмаларны көтеп алалар.
Авылыбыз почтасында эшләгән Талига Шарифҗанова, 34 ел буе намуслы хезмәтен салган Глүсә Муллагалиева, Альбина Гәрәева, почтальоннардан Шәммәттән Флүс Насыйпов, Инсаф Шәвәлиев, Кенәз-Елгадан Пантелей Иванов һәм Аркадий Семёнов, Кыпчактан Искак Гайнанов, Калининнан Госман Хаҗипов һәм Газимә Дәүләтова,Аккүздән Марат Сәхипгәрәев һәм әнкәем Фәридә Гарифуллина кебек ветераннарыбызны хөрмәтләп искә аласым килә. Кар-буранлы, ачы кышкы суыклар, көзге пычрак дими, һәр көнне гәзит-журнал, хат-открыткаларны адресатына үз вакытында илтеп җиткерә иделәр. Бүгенге көндә аларның күбесе мәрхүмнәр инде.
Хәзер урамнар асфальт, һәркемдә телефон, ашыгыч телеграммалар тапшырасы юк, әмма шуңа карамастан,почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Бүлекчә җитәкчесе Айсылу Фәйзелгаян кызы Миңнекәева почтальоннар белән берлектә тырыш хезмәт сала. 2021елдан шулай ук Илеш, Ябалак, Югары Юлдаш авылларын да кушалар. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар,пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара-утка, газга,телефонга акча түләп була.Әлеге көндә бүлекчә буенча 2124 данә гәзит-журнал халыкка таратыла. Почтальоннардан Зәлифә Гарифуллина, Эльмира Хәсбиева, Глүзә Гомәрова тату-бердәм коллектив булып хезмәт итә.
Ираида Имамова.
Аккүз авылы.