Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 июль 2023, 06:00

Яңалыклар таратучы кирәкле кешеләр

Араларның ераклыгын якынайткан, сагынганда сәлам хаты алып кайткан, туган авылыңнан хәбәр алып килгән почта бүлеге хезмәткәрләренә хөрмәт турында сүзебез бүген. Элек-электән халыкка иң кирәкле хезмәт төрләренең берсе хат ташучы булган.Әллә ничә кесәле олы сумкасын иңнәренә аскан почтальон, авыл башында күренүгә үк, бертөрле ыгы- зыгы башлана торган иде. Кемдер хат көтә, кемдер телеграмма яки бандероль, яисә посылка, кемдер гәзитжурнал, пенсия. Өй саен 10-12 данә гәзит- журнал таратырга кирәклеген генә искә алсак та, хат ташучының авыл халкына күп төрле яңалыклар алып кайтучы бик кирәкле кеше булуын белеп үстек.

Яңалыклар таратучы кирәкле кешеләрЯңалыклар таратучы кирәкле кешеләр
Яңалыклар таратучы кирәкле кешеләр

Көтә, сөйли торгач,үзебезнең интернет заманасында яши башлавыбызны сизми дә калдык. Ике яшьлек баладан алып 80 яшьлек өлкәннәргә кадәр кулларында кәрәзле телефон булган заманда, почтальон хезмәте һаман да шулай актуальме? Барысын да интернет бирә, почтаның заманча яңа формасы кебек инде диләр аның турында күпләр. Чыннан да, почта бөтенләй булмаса, ничек барыр иде дөнья?
Шуның кебек бик күп сорауларыбызга җавапларны, Исәмәт авылы почта бүлекчәсендә хезмәт куйган почтальоннар белән әңгәмә вакытында ишетергә туры килде.Бүгенге көндә Исәмәт почта бүлегендә Инна Попова җитәкчелегендә җиде ел авылдашларын матбугат яңалыклары белән сөендереп торучы Гөлнур Хәтмуллина һәм дүрт ел дәвамында үз һөнәренең дөньяда иң кирәкле хезмәт икәнен аңлап башкаручы
Зәлинә Шәйхлисламова эшли. Алар Исәмәт, Җәйләү,Торачы авыллары арасы ераклыгына артык игътибар
да итмичә, үзләренең көндәлек бурычларын җиренә җиткереп башкара. Почта хезмәткәрләрен, бер уйлаганда, укытучы хезмәте белән дә чагыштырып була. Укытучы балаларга аң-белем, тәрбия бирсә, шушы ук эшне хат ташучылар өлкәннәр арасында башкара. Инна Попова шул социаль күренешкә басым ясап әйтте: “Яшьләр хәзер гәзит-журнал артык укып бармый, безнең абунәчеләребез күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр һәм оешмалар. Элекке кебек сыйныфлары белән “Әллүки” һәм башка балалар журналларына язылу да бетте диярлек”.
Элек-электән мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләренә башка төр һөнәр кешеләрен һәрдаим чакырса- лар да, иңнәрендә авыр сумкалары булган почта хезмәткәрләрен балалар арасында күргәнебез юк. Исәмәт почта бүлегендә хезмәткәрләрнең үз эшләренә җитди караулары аркасында, ел саен под- писка буенча план арттырып үтәлә. Почта хезмәткәре бер уңайдан халык һәм матбугат арасында арадашчы булып тора. Алар халыкка бик кирәк кешеләр бүгенге көндә. Барлык коммуналь хезмәтләргә түләү, рәсми хатларны тапшыру, бар да - алар кулында . “Гәзитне бервакытта да почта тартмасына гына салып китәргә тырышмыйбыз. Кулларына тапшырып, хәлләрен сора- шып китмәсәк, күңелләре төшә аларның. Капка алдына чыгып каршылыйлар күпләре”,- ди Гөлнур Фәйзулла кызы. Атнасына берничә тапкыр, өлкәннәрнең хәлен
белүче буларак та, почта хезмәткәре эшен элеккечә иң авторитетлы эш дип табабыз . “Подписка вакы- тында биргән киңәшләребезне искә алалар. Без категорияләренә карап абунәчеләребезгә иҗтимагыйсәяси, көнкүрешебезне чагылдырган гәзит- журнал- лар тәкъдим итәбез”,-дип, сүзен йомгаклый бүлекчә
җитәкчесе Инна Попова.


Мәрьям Шәмсиева.

Торачы авылы.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас