Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
11 Июля 2023, 06:30

Табигать биргән байлыкны саклыйк

Туган як... Туып-үскән җире, тәпи киткән балачак сукмаклары һәркем өчен иң кадерлесе. Бары да таныш сиңа монда: көн саен тәрәзәңнән төшкән кояш нурларыннан, иркәләп уяткан әниеңнең җылы кулларыннанбашлап бар да якын. Туган якның гүзәллеге дөньядагы иң матур җирләргә алыштыргысыз. Кошлар диңгезартларына китсәләр дә, яз саен туган ояларына кайтырга ашкыналар. Йөрәгендә җаны булганнар өчен гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә туган як.

Табигать биргән байлыкны саклыйкТабигать биргән байлыкны саклыйк
Табигать биргән байлыкны саклыйк

Кече Ватан һәм аның белән бәйле җылы тойгылар йөрәкләрдә мәңгегә кала.Туган ягына карата ватанпәрвәрлек хисләре күпләргә хас бүгенге көндә. “Яшәгән җиребез-авыл гомергә а н д а я ш ә ү ч ел ә р н е ң бердәмлеген яраткан. Син анда беркемнән бернәрсә яшерә алмыйсың. Бер өйдә булган яңалык сәгате- минутында авыл өстенә таралмаса, авыл авыл буламыни?”- дип үзенең уй-хыяллары белән уртаклашты Җәйләү авылында бик күп бердәм эшләрнең башлангычында йөргән Айдар Галимов. Бар авылларда да халык бертөрле инде дип сүзен башласа да,әңгәмәләшә торгач, һәркайсында үзенә генә хас яшәү рәвеше,бердәм хезмәткә ияртә алучы лидерлары булуын искә алып, фикерләрне азрак үзгәртеп тә алдык. Чыннан да, яшәгән җиреңдә өйләр төзек булу гына авылга ямь өстәми икән. Ихата эчең чәчәк дөньясында балкып, тыкрыгың, урамың күз салырлык булмаса?Җаның тыныч булсын өчен, воҗданыңның тавышына колак салыр вакыт җиткән түгелме?! Чит илләрнең гүзәллегенә шаклар катып сөйлибез. Бәләкәй генә булса да, сокланып, күз салырлык җирләре бик күп бу төбәкнең. “Халыкның килеп табыныр урыннарымәчете һәм һәйкәле бар–шунысы мөһим безнең өчен, калганын бергәләп булдырабыз. Нәкъ шул максат белән яшибез бүген!” - дип, Айдар Миргалим улы үзе авылында булган сөенечле яңалыклар белән таныштыруын дәвам итә.Әйе, бик зур, күмәк башкарыла торган э шн ең хуҗалары икән алар бүгенге көндә.Инде ничә еллар күпләргә тынгы бирмәгән “Шифа чишмә”сенең тирә - ягын матурлап, унайлы баскычлар ясап, эшне тәмамлап куйганнар. “Әткәйләр сөйләгән чишмәне тергездек, шунысы куанычлы. Бу чишмәнең тарихы бик зур вакыйгаларны үзенә алып тора. Аккүз, Калинин, Кыпчак авылларына
барып йөрер өчен, нәкъ шунда ат юлы була. Атлылар, шул юлда су саркып чыкканын күреп, чишмәгә юл ачалар. Суын тикшертеп карарга да башларына җитә. Күп төрле микроэлементларга бай булып чыга.Шуның өчен исемен дә “Шифа чишмә” дип кушалар. Бик күпләр дәва табалар. Ләкин Торачы авылында мал симертү комплексы төзелгәч, мәҗбүри рәвештә буа төзү планлаштырыла. Башка чишмәләр
белән рәттән “Шифа чишмәсе” дә Әвешле елгасы суы астында кала. Комплекс эштән туктагач, авыл
өчен куркыныч тудырган бу зур буаны ун еллап элек җибәрәләр. Күрәсез,чишмә үз юлын яңадан тапты. “Шифа чишмәсе”ннән авыр чирдән терелдем һәм ничек тә бу суның дәвасын башкалар да куллансын дигән теләктә, бүгенге зур эшне башкардык” – дип, сүзен й о м га к л а д ы А й д а р .
Үзенең уй- хыяллары белән авылның аксакаллары, биләмә башлыгы Илшат Басыйров белән уртаклаша.Тирәякта эретеп-ябыштыру эшләре буенча дан тоткан Илгизәр Закирҗанов белән сөйләшәләр бу хакта. Ярдәмгә берсүзсез яшьтәшләре Илһам Хурамшин, Илүс Кашапов, Рәмзә Мөхәмәтдинов, Торачыдан Ирек Шәйхразиевлар килеп кушылалар. Авыл советы авыл биләмәсе хакимияте ризалыгы һәм материаль ярдәме белән башлаган эшне бер көн эчендә тәмамлыйлар. Җәйләү авыл халкының “Аек авыл” конкурсында катнашып, бик матур эшләрнең башлангычында үзләрен күрсәтүләрен район халкы белә инде. Күрәсез, бүген тагын алар үзләренең маһирлыгын раслады, тарих төпкелендә югалып калган чишмәгә җан өрде егетләр. Салават районындагы “Коргазак”суы илебездә иң шифалы минераль су исемен алган кебек, бәлки Җәйләү белән Торачының да “Шифа чишмәсе” сакланыр, табигать байлыгына әйләнер киләчәктә. Ә Җәйләү халкы тагын да эзләнә, уйлана, планнар кора. Бергәлектә яшәү, яхшы авыл көнкүреше икәнен күптән аңладылар алар. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә дигән теләктә калыйк.


Мәрьям
Шәмсиева.
Торачы авылы.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас