Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 июль 2023, 07:00

Мул уңышка - кызу темпта

“Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы игенчеләре уҗым бодаен тезмәләргә салып, суктыру белән мәшгуль.Гектарыннан уртача 23 центнер уңыш чыга.Кызганыч, бу, узган елгыдан күпкә кимрәк.

Мул уңышка - кызу темптаМул уңышка - кызу темпта
Мул уңышка - кызу темпта

Комбайнчылар Индус Арсланов, Ирек Зыязов, Булат Миңнуллин ”МакДон”да тезмәләргә салса, Илнур Газизов, Фирзәр Хәбиров, Филүс Казыйханов, Алмаз Таймасов, Алмаз Хаҗиев, Илмир Садыйков “Нью Холланд ТХ65 Plus” комбайнында бөртеклеләрне суктыра, көнне-төнгә бәйләп тырыш хезмәт куя. Водительләр
Рәфис Әмирголов, Ринат Нигъмәтдинов, Рәфит Хәдимуллин ашлыкны түкми-чәчми Ишкардагы ындыр табагына илтеп җиткерә. -Уракны районда беренчеләрдән башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә булсын, - ди предприятиенең агрономы Ринат Зыязетдинов. – Техникалар көйле эшләгәндә, хезмәт
җитештерүчәнлеге дә югары була. Механизаторлар, шоферлар моны яхшы аңлап эшли,үз техникасына җаваплы карашта алар. Бүген уҗым бодаеның Новоер- шовская элита сортын игәбез. Ул орлыкка салыначак. Әлеге культура барлыгы 650 гектарны били. Гомумән, уракта 3500 га бөртеклеләр җыйнау планлаштырыла. Югары уңыш алуга максат белән, һәр минутның кадерен белеп, тырышып эшлибез.Гомумән, хезмәткәрләрдә
күтәренке рух, дәрт сизелә.Моның сәбәбе дә бар,чөнки хезмәт кешесенә ихтирам һәм игътибар көннән-көн арта биредә. Ярыш шартлары булдырылып, һәркемнең эше тиешенчә бәһалана. Хезмәткәрләр көнгә ике тапкыр итле, кайнар ризык белән туклана. шушы темпта эшләрен дәвам итүләрен телик.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас