Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 июль 2023, 10:00

Яшәеше – һәркемгә үрнәк

Гәзимә Әкъсән кызына табигать кеше өчен иң кирәкле сыйфатларны – акылны, табигый матурлыкны, талантны, ташып торган энергияне мул бүләк иткән. Аның кешеләр белән яхшы мөгамәләсе, компетентлылыгы, иң мөһиме, хезмәтенә җаваплы каравы бар кешедә соклану уятты. Әни-әтисе анда хезмәткә сөю, тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлылык, ихтирамлылык, рухи матурлык, киң күңеллелек тәрбияләгән. Шушы көннәрдә районыбызда барлык гомерен балаларның хокукларын яклауга, аларны саклауга багышлаган, киң күңелле элекке муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительства бүлеге начальнигы Г.Бәширова тормышының матур мизгелен - күркәм юбилеен билгеләде.

Яшәеше – һәркемгә үрнәкЯшәеше – һәркемгә үрнәк
Яшәеше – һәркемгә үрнәк

Жәй уртасы булган июль аенда, барлык җимешләр кызарып пешкән чорда Исанбай авылында зур ихтирам казанган, Шафиковлар гаиләсендә - Хәнә Шархабдулла кызы һәм Әкъсән Хуҗабаһаутдин улының өченчегә кыз балалары дөньяга килә. Беренче кызларына - Зинфира, икенчесе - Фәрит, ә өченче балага Гәзимә диеп исем кушалар. Уңган, тату гаиләдә төпчек бала кадер-хөрмәттә, иркәләнеп үсә. Кечкенәдән әтисеннән китап-гәзит укырга, белемгә омтылырга, ә инде әнисеннән тәмле ризыклар пешерергә өйрәнә. Исанбай урта мәктәбендә укырга-язарга өйрәнеп, тырышып укып кулына аттестат алган Гәзимә алдына кайда укырга барырга, нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормый, чөнки ул яхшы, көчле укытучыларны үзенә идеал итеп күрә һәм икеләнеп тә тормый, Республикабызның төп югары уку йорты булган Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Мәктәптә алган төпле белем талибә кызга җинел генә укырга, имтиханнарны һәм зачетларны вакытында тапшырып барырга мөмкинлек бирә. Яхшы укыган, университет тормышында актив катнашкан тырыш кызны группаның старостасы итеп сайлыйлар. Күңелле талиб еллары сизелми дә үтеп китә. 1985 елны югары уку йортын яхшы билгеләр белән тәмамлап, кулына диплом алып, Гәзимә Әкъсән кызы районга эшкә кайта. Ул вакытны район мәгариф бүлеге мөдире вазифасын башкаручы Рәис Әхмәдуллин өметле белгечне сынау өчен эшкә үзе янында калдыра. Гәзимәгә анда нинди генә эшләрне башкарырга туры килми - методист та, логопед та, районның көндезге - читтән торып уку мәктәбен алып бару да аңа йөкләтелә. Шулай ук балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре дә аның карамагында була. Яшь белгеч барысына да өлгереп, һәрбер эшен җиренә җиткереп башкара.

1989 елда мәгариф бүлеген җитәкләү миңа йөкләтелгәч, аңа күберәк балаларның хокукларын яклауга, караучысыз калган кызларны, малайларны урнаштыруга игътибарны арттырырга туры килде. Чөнки ул елларда ”авыр“ гаиләләр, караучысыз калган балалар саны кырка артты. Бала тудыру йортларында яңа туган бәләкәчләрне ташлап китү очраклары ешайды. Кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга балачактан ук өйрәнгән кыз тормышның бу күренешләрен үз күңеле аша үткәреп, бөтен йөрәген биреп эшен башкарды.

Минем әлегедәй хәтеремдә Гәзимә Әкъсән кызының Сәеткул авылындагы бер гаиләне карап, тикшереп кайткач, миңа елый-елый балаларның ничек яшәүләрен, аларның ашарларына ризыклары, кияргә киемнәре, ягарга утыннары булмавын ачынып, үз йөрәге аша үткәреп сөйләде. Шул вакытны ул жаен табып сабыйларны Югары Манчар амбулаториясенә урнаштырды. Әйе, ул чорда опека һәм попечительство буенча мәгариф бүлегендә дә, район хәкимиятендә дә бу сорауларны хәл итә торган штат юк иде. Ә инде проблема арта –арта ил хөкүмәте, мәгариф министрлыгы тарафыннан бу сорауларга игътибар көчәйде. Билгеле, караучысыз калган балаларны гел больницада тотып булмай. Шуңа күрә мондый балаларны вакытлыча урнаштырып тору өчен Исәмәт урта мәктәбенең интернатына капиталь ремонт эшләнеп, приют ачылды. Биредә тулысынча штат булдырылды. Шуның белән рәттән отчетлар, башка төрле эшләр саны, жаваплылык та артты. Ә инде 2008 елның башыннан муниципаль район хакимиятендә опека һәм попечительство бүлеге ачылгач, Гәзимә Әкъсән кызы әйдәүче белгеч вазифасына эшкә күчте. 2015 елдан һөнәри осталыгы, кешеләр күңелен аңлауда эчке сиземләү хисенең көчле, тормыш тәҗрибәсенең бай булуы аркасында стандарт булмаган яшәеш проблемаларны хәл итү юлларын тиз таба һәм язмыш күп нәрсәдән мәхрүм иткән балаларга өмет, ышаныч бүләк итүче Г.Бәшированы муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительстов бүлеге начальнигы итеп үрләттеләр. Әлеге вазыйфада 2021 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, тырышып хезмәт итте. Изге күнелле, олы йөрәкле кешеләр генә мондый вазыйфаны башкара аладыр дип уйлыйм. Чөнки кешегә битараф булмау, балаларны ярату, йөрәгең кырысланмау мөһим. Ул вакытларны районның барлык оешмалары белән: мәгариф бүлеге, дәваханә, милиция, суд һәм прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килә аңа. Шуны да билгеләргә кирәк, Гәзимә Әкъсән кызы бүгенге көнгә кадәр үзенең карамагында булган кызларның, малайларның исем-фамилияләрен белә, шулай ук күпме ятимнәрне торак белән тәэмин итүгә булышлык итте.

Үз һөнәре остасының, намуслы хезмәте лаеклы бәһалана. Ятим балаларга карата мәрхәмәтлелеге, һәрбер тапшырылган эшкә жаваплы, күнелен биреп башкарганы өчен ул бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазъларе белән бүләкләнә. Алар арасында район мәгариф идарәсенең, район хатын-кызлар Советының, бәлигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең, район хакимиятенең, мәгариф Министрлыгының, Бөтендөнья Башкортслар королтайның Мактау кәгазьләре бар. 2018нче елны ул озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Республика Башлыгы Радий Хабировның Почет Грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук ”Россия Федерациясенең гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды.

Яхшылык җирдә ятып калмый диләр. Шуңа күрәдер дә Г.Бәширова гәиләсендә дә бик бәхетле. Тормыш иптәше Рәсим Бәширов - үзенең авылдашы белән бик матур, тату гомер итеп, ике ул үстерделәр. Бүгенге көндә аларның олы уллары Ришат Югары Яркәйдә “Росгосстрах” җәмгыяте җитәкчесе. Ул гаиләле, бер балалары бар. Кече уллары Рушат район үзәгендә “Яркие моменты” дигән фотосалон ачты. Рәсим Рәгыйб улы ”Сияние” җәмгыяте директоры булып хезмәт сала.

Гаиләсе өчен терәк, үрнәк, якыннары өчен кадерле кеше, райондашлары өчен авторитетлы шәхес булган Газимә Әкъсән кызын матур юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, хәерле гомер телибез.

Рәмзә Ямалов,

район мәгариф идарәсенең ветераннар советы рәисе.

 

 

 

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас