Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 август 2023, 09:00

Сагына сине шагыйрь, Илешең....

1 август көнне Илешнең горурлыгы, йөзек кашы булган талант ияләренең берсе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге – дәүләт, М.Җәлил исемендәге – республика, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Роберт Миңнуллинга әгәр исән булса, 75 яшь тулган булыр иде.

Сагына сине шагыйрь, Илешең....Сагына сине шагыйрь, Илешең....
Сагына сине шагыйрь, Илешең....

Бу уңайдан район мәдәният сараенда муниципаль район хакимияте, үзәкләштерелгән район китапханәсе оештыруында “Исәнмесез, җилләр, туган җирләр” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды һәм шагыйрьгә багышлап үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләр тәбрикләнде. Кичәдә республикабыздан һәм күрше Татарстаннан хөрмәтле һәм мәртәбәле кунаклары муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина, кызы, Роберт Миңнуллин исемендәге фонд җитәкчесе Таңсылу Сабирова, энесе, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанның Әхмәтзәки Валиди исемендәге Милли китапханәсе директорының мәгълүмати һәм инновацион технологияләрне үстерү буенча урынбасары Радмир Байегетов, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Рифат Биккулов, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары Факил Сафин, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясе лауреаты Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, райондашлар катнашты.

Чараны Илдар Мостафин ачып:

Роберт Миңнуллин тугандаш халык – татар белән башкорт арасында дуслык күперен ныгытучыларның берсе булды. Ул үзенең туган ягын бик нык яратты, якташларына зур хөрмәт белән карады. Һәр иҗат җимешегездә: шигырь булсынмы ул, җырмы – Илеш җире, табигате, халкы зурлана. Илешлеләр өчен маяк булып тора. Халык мәхәббәтен яулаган, халык күңеленең түреннән урын алган шагыйрьләрнең берсе Роберт Мөгаллим улы һәм без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бүгенге көндә Роберт Миңнуллиннның исемен мәңгелештерү эшләрен дәвам итү күз уңында тотыла, - диде һәм муниципаль район хакимияте исеменнән тормыш иптәше Клара Әмир кызына һәм кызы Таңсылу Роберт кызына бүләк тапшырды.

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Роберт Миңнуллин исемен мәңгеләштерү өчен Илеш районының үзәк китапханәсенә аның исемен бирергә тәкъдим ясады. Шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин абыйсының традициясен дәвам итеп, район үзәк китапханәсенә бүләккә китаплар тапшырды. Хәтер кичәсендә катнашучы һәркем Роберт Миңнуллин хакында дулкынланып сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты.

Шигырь, җыр-моң белән үрелеп барган кичә, чын мәгънәсендә, бәйрәм төсе алды. Роберт Миңнуллинның 300гә якын шигыре җырга салынган. Чарада аның илаһи, йөрәккә ятышлы, төрле елларда язылган җырлары яңгырады. Хәтер кичәсен “Илһам” әдәби клубы берләшмәсе җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.

Район үзәкләштерелгән китапханә - “Исәнмесез җилләр, туган җирләр”, балалар район модель китапханәсе - “Балачак бәйрәмнәре”, район мәдәният сарае тарафыннан “Мин Сөн кошы” дип исемләнгән конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, Роберт Миңнуллинның иҗаты – бик тә бай, тирән мәгънәле, уйландыра торган. Шигырьләренең балаларга да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә якын булуы үзе үк күпне сөйли. Олуг шагыйребез, аның иҗаты якташларының күңел түрендә мәңге сакланыр һәм аларны киләсе буыннарга тапшырырбыз.

Лира Кәбирова.

Сагына сине шагыйрь, Илешең....
Сагына сине шагыйрь, Илешең....
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас