

Төзүче ул – безнең илдә элек-электән киң таралган һәм хөрмәтле һөнәр кешесе. Аның хезмәте халыкның матди һәм мәдәни тормыш күләмен күтәрүдә мөһим роль уйный. Дөнья икътисадының тотрыксыз булган мәлләрендә дә төзелеш индустриясен күтәрү, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә.
Әйтергә кирәк, район үзәгенең кайсы гына төбәгенә барма, соңгы елларда аның архитектура ландшафты күзгә күренеп матурланды, үсеш алды. Бу, берсүзсез, төзелеш эшләре киң колач алып, төрле тәгаенләнештәге яңа объектлар үсеп чыгуы белән аңлатыла. Куанычлы, эш һаман дәвам итә. Һәм, әлбәттә, биредә “Илеш ПМК” җәмгыятенең дә өлеше зур. Дөресрәге, төп төзелеш мәйданы – безнең предприятие карамагында. Иң мөһиме, республика Хөкүмәтенең, муниципаль район хакимиятенең халыкны квартиралар белән тәэмин итү буенча сәясәтен тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз дисәк, һич арттыру булмас. Соңгы елларда предприятие уңганнары көче белән Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басты. Шулай ук Коммунистик, Свердлов, А.Матросов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында - 24, Октябрьнең 50 еллыгында , Свердловта - 35, Комсомолда – 8, Октябрьнең 50 еллыгында, Коммунистикта - 30, Совет 29 урамнарында 32 фатирлы йорт төзелде. Бу елларда 335 гаилә заманча фатирлы булды.
Бүгенге көндә, субподряд килешүе буенча, «Башкортстан Республикасы Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кадер авылында шәхси торак йорт төзелеше башланды һәм Йонны төп мәктәбенә капиталь ремонт ясала.
Нинди генә гасырда яшәсәк тә, төзүчеләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур, чөнки нәкъ менә шушы һөнәр ияләре безнең тормыш мохитен булдыра. Әлеге һөнәр осталык, белем һәм тәҗрибә, зур чыдамлык, эшкә иҗади караш таләп итә.
Коллектив 15 кешене берләштерә. Алар алдында зур, һәр участокта ныклы оештыру чаралары куллану, барысыннан элек, сыйфат мәсьәләсенә аеруча җитди карау бурычы тора. Коллективның һәр әгъзасы – белгечләр дә, төзүчеләр дә, балта осталары да, штукатур-буяучылар да, шофер-механизаторлар да яхшы аңлап, үз хезмәтенә намус белән карарга тырыша. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан беренче көннәрдән үк предприятиедә намуслы хезмәт салучы төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры Хәдис Гыйбадуллин, ташчы, БРның атказанган төзүчесе Рәзил Хафизов, балта осталары Филарис Сәйфетдинов, Фәнил Вәлиев, Шамил Вәлиев, водитель Рәфит Даянов, эшче Әлфис Нурыйманов адресына мактау сүзләребезне юллыйбыз.
Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез ихлас котлыйм, уңышлар телим. Хезмәтегезнең нәтиҗәсе - матур, заманча, уңайлы фатирлар, сез кешеләргә шатлык бүләк итәсез, яңа йорт хуҗаларының хыялын тормышка ашырасыз. Сез үз һөнәрегез белән горурлана аласыз, алтын кулларыгыз белән төзелгән объектлар озак еллар торачак һәм күп буыннарга хезмәт итәчәк. Киләчәктә дә төзелешләребез, эшчәнлегебез халык файдасына булыр, дип ышанам.
Руслан Нурмөхәммәтов,
“Илеш ПМК” җәмгыяте директоры.