

Бу җәһәттән игенчеләрнең сынатырга исәпләре юк. Кыр батырлары уңышны оптималь срокларда җыеп алу максатында үзара ярышып, хезмәт дәрте белән янып, көнне-төнгә ялгап эшли. Уңганнарның хезмәтен бәяли дә беләләр. Вымпел тапшыру традициясе - моңа ачык мисал.
Чираттагы биш көнлеккә йомгак ясалып, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “Башсельхозтехника” җәмгыяте директоры Фларис Шәйхетдинов һәм хуҗалык җитәкчеләре игенчеләрне тәбрикләп, Мактау грамотасы, акчалата премия һәм вымпел тапшырды. Шулай ук район мәдәният сараеның агитбригадасы басу эшчәннәренә музыкаль котлаулар бүләк итте.
Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы комбайнчылар” исеменә М.Горький ис. кооперативтан Тәлгать Маликов (“Nova”) “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Флорит Газетдинов (“Палессе”GS-10), “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Инсаф Исламов (“Палесcе”GS-3219), Азат Зарипов (“Class Tucano”) лаек булды.
“Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә - “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Фәнис Гыйльметдинов (“МаcDon”), «Иң яхшы тагылмалы һәм япмалы чапкыч операторы» номинациясендә XXII партсъезд ис. кооперативтан Марсель Сәлимов («МТЗ-82», “ЖВЗ-7”) беренчелекне яулады. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалыннан Ринат Нигъмәтдинов (КамАЗ”) “Йөк ташу автомобиленең иң яхшы водителе” дип билгеләнде.