Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
18 август 2023, 06:00

Бердәмлектә – көч!

Республикада 2016 елда урындагы инициативаларны яклау программасына башлангыч бирелде. Ул урындагы дәрәҗәдә халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге биргән механизм.

Бердәмлектә – көч!Бердәмлектә – көч!
Бердәмлектә – көч!

Ә урыннарда проблемалар җитәрлек. Ул юллар, мәдәният йортлары ремонты, су белән тәэмин итү, яктылык, территорияләрне төзекләндерүне тәэмин итү һ.б. Аларны билгеләүдә, инициативаларны әзерләүдә һәм финанслауда, эшнең үтәлешен контрольдә тотуда гражданнар үзләре дә актив катнаша.

Игмәт авыл советы авыл биләмәсе Игмәт, Абдулла, Югары Манчар авылларын берләштереп, анда барлыгы ??? хуҗалык исәпләнә. Биредә аларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән зур чыгымлы эшләр башкарыла, төрле проектлар тормышка ашырыла. Биләмә халкы агымдагы елда да әлеге программаны хуплап алды. Әйтергә кирәк, урамнарны кышын - кардан, җәен чүптән арындыру проблемасының кискен торуы – һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә биләмә халкы «МТЗ-82.1» тракторына арба, асылмалы җиһазлар  сатып алуны кулай күрде.

Бу җәһәттән Игмәт авыл мәдәният йорты алдында бәйрәм чарасы оештырылып, аны Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хәбибов ачты. «Бу программада катнашу өчен халык белән гомум җыелышлар үткәрелде. Арытаба документлар әзерләнеп, акча җыю башланды. Әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән барлык авыл халкына, шулай ук ел саен иганәчелек ярдәме күрсәткән якташыбыз, Р.Мусин җәмгыяте директоры Р.Сәетгалиевка  зур рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бердәм булырбыз, дип ышанам,» - диде ул.

Муниципаль район Советы секретаре Игорь Владимирович программа буенча районда нинди мәсьәләләр хәл ителүе турында мәгълүмат җиткереп, сөенечләре белән уртаклашты.

Фиюзә Насыйбуллина авыл халкы исеменнән Хөкүмәткә, муниципаль район, авыл советы  авыл биләмәсе хакимиятләренә зур рәхмәтен җиткерде.

Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Авыл үзешчәннәренең моңлы  җырлары һәркемне әсир итте. Шулай ук бу көнне чәй табыны оештырылды, авыл активистлары зур казанда пылау пешерде.

Лира Гәрәева

Бердәмлектә – көч!
Бердәмлектә – көч!
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас