

Әйтергә кирәк, авыл җирендә көндәлек мәшәкатьләр җитәрлек. Тракторга тагылмалы инвентарьләр булмау сәбәпле, язын-җәен юл буйларын чабу, кышкы айларда урамнарны, тыкрыкларны, зират юлларын кардан тазарту кебек мөһим бурычларны гамәлгә ашыру кыенлыклар, тоткарлыклар тудыра. Хәзер исә эш җайлана, чөнки шушы көннәрдә авыл биләмәсенә яңа арба, асылмалы җиһазлар кайтарылды.
Әлеге сөенеч уңаеннан бәйрәм оештырылды. Шатлыкны уртаклашу уңаеннан уздырылган чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Аккүз авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Венер Әхмәтҗанов катнашып, изге теләкләрен юллады. Актив катнашучыларга, төзекләндерүдә үз өлешен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җырлы-моңлы чыгышлар аша да халык үзенең куанычын һәм республика, район җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын белдерде.
Яңа корылма халыкка файда китерсен.
Лира Гәрәева.