Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 август 2023, 13:00

Изгелекләр кылу – аның яшәү рәвеше

Иске Кыргыз авылыннан  Җәлис  Нәбиуллин актив тормыш позициясе белән, игелекле гамәлләр кылып яши

Изгелекләр кылу – аның яшәү рәвешеИзгелекләр кылу – аның яшәү рәвеше
Изгелекләр кылу – аның яшәү рәвеше

Җәлис Фәнис улын балачактан ук беләм, чөнки ул минем укучым. Аның һәр эшне барлык тырышлыгын куеп, сыйфатлы башкаруы турында күреп, ишетеп торам. Кешеләргә ярдәм итүе язмам героеның яшәү рәвеше, аның рухи халәте дип әйтергә була. Барлык авылдашлары аңа рәхмәтле.

Җәлис Иске Кыргыз авылында Халидә һәм Фәниснең иркен гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе тирә-яктагы данлыклы балта остасы була. Ул төзегән үзенчәлекле йортлар авылны һәм тирә-яктагы авылларны бизәп тора. Бүгенге көндә әтисенең күркәм эшен улы Җәлис дәвам итә. Мәктәптә тырышып укыды, хезмәт дәресләрен аеруча яратты. Мәктәптә эшләп килгән төрле түгәрәкләрдә,  “Яшьлек” бию ансамблендә шөгыльләнде, Шулай ук җәмәгать эшләрендә актив катнашты.  Яңа Аю урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына юллана. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, туган якларына әйләнеп кайта. Хезмәт юлын “Агыйдел” колхозында водитель булып башлый. Эшен яратып башкара, һәрвакыт мактаулылар сафында була. Илләрдә үзгәрешләр булып, колхоз таралгач, себер якларына юл тота.

Җәлис ялга кайткан арада туган авылының төзеклеге һәм авылдашларының яшәеше өчен бар көчен сала. Шул рәвешле аны Яңа Аю авыл Советына депутат  итеп сайлыйлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып, аларны борчыган проблемаларны күтәреп, уңай хәл ителү юлын табырга тырыша, киңәшләрен бирә. Авылыбызда узган барлык чараларны, мәсәлән, “Карга боткасы”, Өлкәннәр көне, Яңа ел кичәсе һ.б бәйрәмнәрне оештыра, һәр кичәнең уртасында кайный. Өстәвенә, авылдашларын, килгән кунакларны үзе генә белгән тәмле ризыклар әзерләп сыйлый.

Барлык изге гамәлләрне ул ихлас башкара. Узган җәй  Иске Кыргыз зиратына соңгы юлга озату кирәк-яракларын һ.б. әйберләрне саклау өчен үзе төзелеш материалларын алып, йорт тергезде. Түбәсенә куелган ае әллә кайдан балыкып, мөселман зираты икәнен күрсәтеп тора.

Агымдагы елда Альберт Муллаәхмәтов белән Яңа Аю авылындагы  “Нур” мәчетенә дүрт ишек урнаштырдылар. Моның өчен дә акча алмады ул. “Әти-әни рухына һ.б җомга намазларында дога кылырсыз”,  - диде ул.

Ярдәмчел һәм булдыклы егет, үрнәкле гаилә башлыгы да. 30 ел элек Октябрьский шәһәре сылуы Альбинаны төп йортка килен итеп төшерә ул. Менә шул вакыттан алып күркәм пар тормыш йөген бергә һәм тигез тартып, авылда матур гаиләләр санын арттыра, күпләргә үрнәк булып тора. Алар кыз һәм малайга гомер бүләк итеп, аларга яхшы тәрбия бирү өчен барысын да эшлиләр. Уллары Рәмил агымдагы елда Октябрьский нефть техникумын тәмамласа, кызлары Айсылу биредә  укый.

Нәбиуллиннар үз көчләре белән күркәм йорт салып чыкканнар. Ул заманча җиһазландырылган шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Өйләрендә үзе ясаган төрле зәвыклы мебельләр урын алган. Шулай ук авылдашлары да заказ биреп, өстәлләр, урындыклар, гөл куйгычлар һ.б. әйберләр эшләтә.

Тырыш гаилә күпләп кош-корт, мал-туар асрый. Көзен гөрләтеп каз өмәсе үткәрәләр.

Менә шулай тормышның кадерен белеп, ямен-тәмен тоеп, изге гамәлләр кылып, гөрләшеп яши Нәбиуллиннар. Авылдашларының хөрмәтен яулаган, алар мәнфәгатен кайгыртып яшәүче Җәлис Фәнис улына киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Сәгыйть Муллаәхмәтов,

Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас