Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 август 2023, 18:30

Бәхет сере туган туфракта!

Рухи азык җитәме соң безгә?- Нәкъ шундый сорау борчый күпләрне бүген. Кеше үз башына авырлык килгәндә генә уйлана башлый. Дөньяга килүебезнең максаты, яшәешебезнең әһәмияте уйга сала күпләрне. Бер генә бирелгән гомерне үзең теләгәнчә үтә алдыңмы, әллә инде көчлеләр агымына ияреп, үз сүзеңне әйтә алмый яшәдеңме?

Бәхет сере туган туфракта!
Бәхет сере туган туфракта!

Үзеңнән соң, киләчәк буын, балаларың, оныкларың сагынып искә алыр мирасың каламы бу җирдә? Җитеш заманда яши хәзер кеше. Күңелең нәрсә тели, шуны табып була торган тормыш тарта күпләрне үз агымына. Тышкы халәтең байлыктан ялтырап торса да, мәңгелеккә әйтер сүзең булмаса... Киләчәккә калдырырлык иҗади мирас- менә шулар турында сөйләшүләр, ата- бабаларыбыздан калган төрле гореф-гадәтләр, йолалар, халык җырлары, әйтемнәр, үткәннәрне чагылдырган классик әсәрләр югалмасын өчен бүгенге буын иҗат кешеләре аларга  яңалыклар өстәп, түкми- чәчми киләчәккә тапшырырга тиеш. Әдәбиятны үз иткән язучыларны, үз артыннан күпләрне ияртергә сәләтле көчле рухлы кешеләр рәтенә кертер идем мин. Туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбыз йолаларын онытмаган, алай гына түгел, аларны үсеп килүче буын күңеленә сеңдерер өчен сәләтен, тырышлыгын биреп яшәүче милләттәшләребез ихлас соклануга лаек. Халык та хәзер алдыңа нәрсә куялар, шуны утырып ашый торганнардан түгел. Үзенә ни кирәген сайлый белергә өйрәнгән инде ул. Бүген аны көндәлек тормыш кына кызыксындырмый, күп карый, күрә, башкалар ни белән яши, шул тормышны үз итәргә тырыша.

  Шушы көннәрдә Рсай авылында, нәкъ авыл халкы теләге буенча, шундый чараларның берсе узды. Районыбыздагы яшәешне матбугат битләрендә, китапларда чагылдыручы ”Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашып, әңгәмә корды рсайлылар. «Иҗатыбыз- халыкка!» дигән исем астындагы чара Рсай авылының “Алма” күле янында узды. Аны оештыруны Рсай авылындагы бик күп башлангычлар авторы, бүгенге көндә “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәзиф Галиев тулысынча үз өстенә алды. Рәзиф турында ныклап белү өчен, кимендә аның дусты булып, бергә Рсай авылын үтәргә, яисә, аның 2021 елда басылып чыккан “Мин бәхетле авылымда!” дигән китабы белән танышырга кирәк.

  Туган якның аткан таңнары да,
Үзенчәрәк инде , икенче.
Вакытында аңлаганмын шуны,
Таптым , авылым, синдә үземне, -дип яза ул китабында.
Туган авылын, аның кешеләрен, табигатен яратып, үз ягына гомерлеккә тугры калган мәртәбәле шәхес Рәзиф Тәлгать улы, чыннан да тормышының бар бәхетен, шатлыгын, язмышын туган ягы белән бәйләүдән күрә:
-Минем язмыш тик минеке генә,
Сукмакларын үзем сайладым.
Юлларымда сикәлтәләр булса,
Ничек кирәк шулай җайладым.
Кыскасы, Рәзиф үз авылын җырлы, гармун моңлы, үзләренә генә хас бәйрәмнәре булган, төрле яклардан авылны зурлап кунаклар килеп торган дуслык иле итеп күрергә тели. Үз максатына ирешкән дә ул. Рсай турында җырлары, видеоязмалары кайда барсаң да яңгырый, эшен күтәреп алырдай дуслары җитәрлек. Мин бәхетле авылымда дип әйтерлеге бар аның бүген. Тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә һаман да биеклеккә омтылган иҗатташыбыз горурланып әйтә ала бүген: авылым, авылдашларым, сезнең өчен түккән хезмәтем, сүнмәс, сүрелмәс җырларым, энҗе бөртегедәй тезгән сүзләрем. Ходай бирсә тагын бер гомер, шул ук юлдан атлар иде канатланып, ир узаманы! Авыл йөзен кешеләр билгели. Алар - аның төп байлыгы. Туган җире өчен хезмәт куйган кешесен хөрмәтли белә авыл халкы.

 Рсайга кунак итеп иҗат кешеләрен чакыруны максат итеп куйды Рәзиф. Авылдашлары да хуплап каршы алды аның фикерен. Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова җитәкчелегендә “Балкыш” әдәби берләшмәсе ихлас сөйләшүгә әзерләнеп килгән иде. Очрашу тормыш, гореф- гадәтләр, үткәннәрне чагылдырган күренешләргә корылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.Тормышның ачысын- төчесен үз җилкәләрендә үткәргән өлкән иҗатчыларның сөйлисе сүзләре бик күп иде. Гөлфинә Сәлимова, Рубин Хәсәнов, Рәлиф Шәгали, Мәрьям Шәмсиева, Рита Солтанова, Мөнәвис Низаметдинов, Илгиз Әхмәтов, Алфира Сәетгәрәева, Эльмира Насретдинова, Гүзәлия Яппарова (Уфа шәһәреннән), Фәрәхия Гыйльмеханова, Фәрит Харрасов, Фәнүс Шәйдуллин, Илдар Кәримовлар башкаруында шигъри, җырлы-моңлы чыгышларны алкышлар белән каршы алды рсайлылар. Гомер буе туган авылында төзүче һөнәрен яратып башкарган Рәзиф Тәлгать улы бүгенге очрашуның барышын да кирәгенчә төзегән. Өстәлләрдә самавырлар җырлап тора, кайдадыр гармун моңы яңгырый, түгәрәк эчендә әдәби сабантуй бара- кыскасы, авыл җирлегендә яшәүчеләрне югарыга, мәдәнилелеккә, бердәмлеккә күтәргән җырлы- моңлы очрашу үз биеклегендә, бөеклегендә барды.

  Иң мәртәбәлесе шул булды очрашуда. Авыл халкының гади тыңлап утыручы түгел, матур әдәбият үрнәгендә үз фикерләрен белдерүчеләр булып чыгыш ясавы аны тагын да эчтәлеклерәк итте.

Мәрьям Шәмсиева.

Торачы авылы.

 

 

 

Бәхет сере туган туфракта!
Бәхет сере туган туфракта!
Бәхет сере туган туфракта!
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: