Әйе, бу сүзләрнең дөреслегенә ышанмау мөмкин түгел, чөнки ул кечкенәдән үк тырыш, уңган булып үсә. Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә яхшы билгеләргә укый, гер күтәрү буенча спорт төре белән шөгыльләнә. Киләчәккә җитди карашта булган егет мәктәпне тәмамлагач Туймазы юридик колледжына укырга керә. Беренче курстан соң, узган елның ноябрендә үз теләге белән армия сафларына юллана. Ставрополь өлкәсенең Буденовск шәһәрендәге 78нче материаль-техник тәэмин итү бригадасында хәрби әзерлектәге тырышлыклары, Русия Федерациясенең Кораллы көчләр сафында үрнәкле, тәртипле хезмәте өчен Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Кызганычка каршы, иң кадерле кешесе-әтисенә аның уңышлары өчен горурланырга насыйп булмый, ул узган елда мәрхүм була.
Илнур - әнисенең зур терәге. Укуда да гына түгел, армия тормышында да үзен тырыш итеп күрсәтте. Алмазия Радик кызының шатлыгын уртаклашып, райондашыбызның армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Илнур арытаба да сынатмас, Ватаныбыз өчен ныклы терәк булыр, дип ышанабыз.
Лилия Йосыпова.