Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 сентябрь 2023, 10:00

Патриотик рухта

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатында мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре И.Кашапова, Г.Яхина, Г.Семенова, Г.Хәсәнова «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Солдат өчпочмагы», «Игелек талисманы»  патриотик акцияләрен үткәрде.

Патриотик рухтаПатриотик рухта
Патриотик рухта

Киңәшчеләр балалар белән бергә ярдәм һәм рәхмәт сүзләре белән хатлар язды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга Ватанны саклаучылар белән горурланулары өчен рәхмәт белдерде, һәр хатның ахырында бер теләк - тизрәк өйгә кайтуларын җиткерде.

Бу акцияләр балаларда илебезгә, аны яклаучы кешеләргә карата патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итәр, ә солдатларда сугышчан рух күтәрелер, алар хәзерге вакытта бик кирәк булган ярдәмне тояр дип өметләник.

Ильмира Кашапова,

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең директор киңәшчесе.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас