

Әмма күңел бер дә картаймый, шул яшьлектәге сыман дәртле, шаян, хыялый. 32 укучы тәмамладык без мәктәпне (инде аларның 5-се безнең араларда юк). Бик дус, бердәм, тырыш булдык, укуда да сынатмадык, 9 сыйныфташыбыз- институтка, 17се техникумнарга кереп, һәркем илебез өчен кирәкле һөнәр сайлады. Егетләребез барысы да армия хезмәтен лаеклы үтәде.
Ныклы белем, яхшы тәрбия биргән өчен бар педагогларга, аеруча беренче укытучыларыбыз Тәүсия Сәгабиева, Әлфия Нәбиева, сыйныф җитәкчебез Илида Әхмәтшина апаларга рәхмәтлебез! Алар бүгенге көндә барысы да исән-сау, ходай гомерләрен бирсен.
Бәйрәмне үзебездә, авыл уртасындагы ял паркы урынында оештырдык. Көне буе жыр-бию, уен-көлкедән гөрләп торды бу төбәк. Мәктәп еллары, балачак шуклыклары, истәлекләр... Күңелле минутлар төнгә кадәр дәвам итте. Әйтерсең арада 40 ел булмаган- яшьлеккә яңадан кире кайттык, шул чактагы малай-кызларга әйләндек.
Оештыруга Тәҗәй авылында игелекле гомер кичерүче Индира Ганиева күп көч салды. 30 еллык стажы булган, авылдашларының ихтирамын яулаган почта хезмәткәре ул.
Сыйныфташларның һәркайсы үз өлкәсендә уңышка ирешеп эшләгән кешеләр:
Рүзил Сәфиуллин - Уфа фән һәм техника университеты доценты, физика- математика фәннәре кандидаты, Зөлфия Закарина (Ямалетдинова) - күп еллар Дүртөйле телевидениесендә редактор, әлеге вакытта - Венеция санаторий-профилактория директоры. Владимир өлкәсендә яшәгән Мөнирә Газетдинова – күп еллар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә вазифалы эштә, ялга туган якларга кайтып, очрашуга бүләк-күчтәнәчләре белән килгән иде - бик күңеле булып китте. Башка сабакташларга килгәндә, Радик Әхияров - "Башнефть Новойл"(Уфа) заводында әйдәүче инженер, Гүзәл Биктимерова - " Белкам нефть" компаниясе хезмәткәре, Удмуртия Республикасының атказанган сәнәгать эшлеклесе, Альберт Гыйләҗев -"НефАЗ"( Нефтекамск), Альмира Нигъмәтуллина - "Башнефть җәмгыятендә, Идрис Мөхәмәтдинов, Фәнилә Фәйрүзова - Агыйделдә, Нәфисә Нурмөхәммәтова – Уфа шәһәрендә, Хәсәнова Фәнә -Теләпән авылында, Фәнзилә Хәмидуллина Шаранда яши, һәркайсы - үз эшенең остасы. Идрис Бәдәви улы- Әфганстан сугышы ветераны. Себер якларында эшләгән, башка ерак төбәкләрдә гомер кичергән дусларыбыз, кайталмаса да, күңеле белән безнең янда иде: интернет заманасы бит-аларга фото- видео җибәреп, элемтәдә булдык.
Жәйләр үтеп көзләр килсәләр дә,
Яшьлек язларында калыйк.
Язмыш җилләренә бирешмичә,
Киләчәккә атлап барыйк.
Сүндерми йөрәк ялкынын,
Тормыш итик әле.
Искә алып яшьлекләрне
Ешрак очрашыйк әле.
Рәмилә Нургалиева-Ганиева.
Кужбахты урта мәктәбенең 1983 ел
чыгарылыш сыйныф укучысы.