Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 сентябрь 2023, 12:00

Җырлы моңлы язмыш юлыннан

Сорасалар читтә, син кайдан дип,Горур гына карап торам да.Ирәеп тә, берчә кинәнеп тә,Башкортстаннан, дим,Уралдан.

Җырлы моңлы язмыш юлыннанҖырлы моңлы язмыш юлыннан
Җырлы моңлы язмыш юлыннан

Сәхнәдә яңгыраган озын көй, тыңлаучының бар булмышын биләп алып өлгерми, кайдандыр, тау-ташлар арасыннан аккан чишмә челтерәвен, агачлар шавын хәтерләткән курай моңы килеп кушыла. Сине бу тамашада тулысынча Башкортстанның искиткеч матур табигате биләп ала. Үз туган ягын яраткан җырчы гына шулай оста итеп үз Башкортстанын, Уралын тамашачыга тәкъдим итә ала кебек миңа. Мәктәп елларында ук җырлары белән Илеш сәхнәсен яулаган егет, бүген инде һөнәри дәрәҗәдә, татар, башкорт эстрадасының популяр җырчылары белән беррәттән, зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Сәхнәдә ныклы басып торган Тыпый авылы егете Айбулат Гыйләҗетдиновның беренче адымнары күпләрне кызыксындыра, әлбәттә. Чыннан да, күп конкурсларда «Җыр сәнгатенә омтылышыгызның башлангычы нәрсәдә булды?”- дигән сорауны ишеткәнем бар аңа карата.

 Айбулатның әти-әнисе Югары Яркәйдә укуын дәвам итүен теләделәр. Соңыннан, укытучылары киңәше буенча Уфадагы Г.Әлмөхәмәтов ис. республика музыкаль гимназия-интернатында  дәвам итте. Быел Октябрьскийдагы дүрт еллык музыка колледжын тәмамлап, кулына җырчы дигән диплом алды. Бу аның, үзен белә-белгәннән бирле, җырчы булам дигән максатының тормышка ашуы түгелме икән? Беренче зур юбилеен үткәрде ул быел. Дипломлы белгечнең яңа гына хезмәт биографиясе башлана. Шулай да, яшь җырчының иҗат эшенә сак кына күз ташлыйк. 2023 нче елда Р.Ваһапов фестивалендә катнашып, ”Кайтыр юлым бар” җыры белән III дәрәҗә лауреат исеме алып өлгергән. Фестивальләр исемлеген дәвам итсәк:”Татар җыры” -2023, “Татар моңы” – 2023, Халыкара”Идел” фестивале -2021, “Чулпылар”- 2015(хәтта Гран-при), Октябрский шәһәрендә үткән курайчылар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат. Бу әле Айбулатның җырлы- моңлы язмыш юлында яулаган җиңүләренең берничәсе генә.Үзеңнеке генә булган җыр яздыру, аранжировка ясату, аңа карата клип төшерү - бик зур көч таләп итүче күренешләр. Яшь җырчы бүген 5-6 җырын клип рәвешендә ТМТВ каналында тамашачыларына тәкъдим итәргә өлгергән.”Тәүге мәхәббәт”,”Бәхет” “Әнкәй хаты”,”Үз-үземне авыр аңлавы”, «Кайтыр юлым бар»,"Әниемә" җырларына төшерелгән клиплары тамашачы сөюен яулап өлгерде дә инде. Бүген Айбулат үзенең иҗат җимешләрен туплап, тәүге альбомын чыгару өстендә эшли.  

    Беренче иҗат җимешләре белән җырчы, әлбәттә, үз якташлары, авылдашлары белән уртаклаша. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Мирзамөхәмәт кызы Басыйрованың 70 яшьлек юбилеенда, укытучысына карата рәхмәт сүзләрен җырлары, курай моңнары аша җиткерде Айбулат. Остазы өйрәткән озын көйләрнең киләчәктә үз репертуарында сәхнәләрдә яңгыравын тели ул. Димәк, халык җырлары,озынкөйләр сәхнәләрдә мәңге яңгырар дигән өметтә булыйк. Туган ягым, авылдашларым, сыйныфташларым минем иҗатымны ничек кабул итәр, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәмме дигән уйлар борчый һәр иҗатчыны. Җырчымы ул, язучымы, шагыйрьме яисә рәссаммы- бары тик туган ягында тота ул зур сынауны Айбулат Гыйләҗетдинов үз җырлары, моңнары белән тамашачылары янына ашкына. Безнеке син, Илешнеке дип, Айбулатның иҗатын күтәреп алыйк!

 Мәрьям Шәмсиева.

Торачы авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас