

Чишмәләр – җир куеныннан ургылып чыккан саф һәм шифалы сулы илаһи бер могҗиза. Шуңа күрә алар турында элекэлектән үк риваятьләр, легендалар язылган. «Изге урыннарда гына чишмәләр бәреп чыга»,дип әйткән бит борынгылар да. Һәр-берсенең үз агышы, үз юлы, үз моңы бар. “Фәйзи” чишмәсе дә шундыйлардан.
1932 елда, колхоз оешып беткәч, аның беренче рәисе Тимергариф Рәкбаев Карабаш авылы халкы һәм колхоз өчен тимерчелек (алачык) булдыра һәм тимерче итеп Фәйзрахман Фәйзулла улы Фәйзуллинны тәгаенли. Бу тимер суга торган җир яңа тегермәннең аскы өлешендәге чокырда була. Фәйзрахманны 1942 елда Бөек Ватан сугышына алалар. Исән-имин аннан әйләнеп кайткач, ул үз һөнәрен дәвам итә һәм ярдәмче итеп үзенең хәләл җефетен Мөзәккияне ала. Шушы тимерчелектә эшләгән дәверендә Фәйзрахман абый үзенә чишмә ача. Тимерчелегендә торба эшләп, шуны ярга кага һәм суга юл ача. Шул чаклардан бу су чыганагын, Фәйзрахман исемен кыскартып, “Фәйзи” чишмәсе дип йөртә баш-лыйлар. Аңа ничә яшь икә-нен тәгаен генә беркем дә белмидер.
Бу чишмәне күпләр ярата. Кышын һәм җәен авыл халкы шушында килгән, барысы да шушы чишмәнең суын эчкән. Еллар үткән саен, тиешенчә игътибар бирелмәгәч, аның суы әкрен ага башлый. Авыл халкы моның өчен бик нык борчыла.
Агымдагы елда “Атайсал” республика проекты чикләрендә Карабаш авылындагы “Фәйзи” чишмәсе яңа сулыш алды. Атап әйткәндә, аның чыккан җире үзгәртелеп эшләнгән, боҗралар урнаштырылган, яңа улаклар булдырылган. Чишмәгә төшә торган баскыч таштан тезелгән, плитәләр алыштырылган, тимер коймалар яңартылган. Бирегә килүче кешегә уңайлы булсын өчен, төшү юлы бульдозер белән эттерелеп киңәйтелгән, ял итү өчен беседка төзелгән. Болар барысы да авыл халкының ярдәме белән башкарылган.
Бу уңайдан чишмә янында күркәм бәйрәм чарасы оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиев, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов, урындагы халык катнашты.
Чара Карабаш авылындагы “Бердәмлек” мәчете хәзрәте Айдарның көръән аяты укуы белән башланып китте. Арытаба Илдар Иршат улына сүз бирелеп:
-Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән әлеге программа чикләрендә районыбызда бик күп күләмле эшләр башкарыла. Авылыбызның горурлыгы булган “Фәйзи” чишмәсе – моңа ачык мисал. Бүгенге бәйрәм авылның тарихын байкап, ата-бабаларыбызны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын тагы бер тапкыр искә алырга мөмкинчелек бирде. Чишмәнең тирәягын бозмый гына, игелеген күреп, суларын куллансак иде. Аны төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм, - дип чыгышын тәмамлады.
Бәйрәмне Илдус Рәзиф улы дәвам итеп изге теләкләрен юллады, активистларга Газинур Җәмиловка, Фидан Закировка, Илдар Акмаловка бүләкләрләр тапшырды. Шулай ук “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиевка ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Бу көнне чишмә яны гөрләп, җыр-моңнар яңгырап торды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең, авыл үзешчәннәренең туган якка багышланган җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Шулай ук борынгы ата-бабалардан калган су юлы күрсәтү йоласы башкарылды. Илешлеләргә генә хас булганча сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр әзерләнгән иде. Бәйрәм ахырында һәркем тәмле ризыклардан авыз итте, чәй эчте.
Лира ГӘРӘЕВА