

Табигатьнең тиңсез хәзинә булуын районыбыз территориясендә 30 мең 700 гектар, шулай ук учреждение хезмәтләндерүендә Дүртөйле урманының 20 мең гектар мәйданны биләп торучы урман фонды дәлилли. Шушы урман аша безгә яшеллек һәм чиста саф һава бүләк итүчеләр,ягъни урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, аларның эшчәнлеген һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тагын бер кат искә алу артык булмас.
«Илеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә эшләүче 21 кеше җаваплылыгында бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, күз карасыдай саклау, урман янгыннарына юл куймау - болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.
Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Төбәгебездәге урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз. Урман хуҗалыгы тармагы республика һәм район җитәкчелеге күз уңында булуы безне шатландыра, даими ярдәмне тоябыз.
Коллектив «яшел калкан»ны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, аларны тергезү, саклау кебек барлык урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык чаралар үзвакытында башкарыла, дәүләт заказлары тулысынча үтәлә.
Бүгенге көндә урман хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 34 325 сум тәшкил итә. Агачны, агач материалларын, үсентеләрне сатудан һәм линияле һәм инженерлык корылмалары милекчеләренә хезмәт күрсәтүдән керемле өлеше - 32 млн. 419 мең сум. Дәүләт йөкләмәсен үтәү өчен 3 млн. 722 мең сум акча бүлеп бирелде. Соңгы өч елда “Экология” милли проекты кысаларында «Урманнаны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен Илеш урман хуҗалыгына 10 млн. сумнан артык акча средстволарына прицеплы һәм гидроманипуляторлы “КамАЗ”, “МТЗ-1221”, “МТЗ-82.1” тракторлары, шулай ук асылмалы җиһазлар, культиваторлар алынды.
Үз акчалар исәбенә урман хуҗалыгы “Алтай-900” яңа тасма пилорамасын, “СКР-7” станогын сатып алдык. Әлеге станокларда производство начальнигы Розалия Шәйхуллина җитәкчелегендә Алмаз Ямалиев һәм Айрат Шәемов җитештерүчәнле эшли.
Ел башыннан барлыгы 2 млн. 063 мең сумлык товар продукциясе җитештерелде. Агач материаллары районда шәхси йортлар төзүгә алына, базар хакы үтемле булу сәбәпле, аларга ихтыяҗ зур.
Коллектив агач үсентеләре үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Предприятие республикада беренчеләрдән булып ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерүдә перспектив юнәлешләр буенча эшли. Бу җәһәттән Үрмәт питомнигы аерым урын биләп тора. Биредә быел мондый ысул белән 80 мең данә үсенте үстерелә, моның өчен 500 кв.метр мәйданлы теплица бар. Дүртөйле Кәңгеш эллипс питомнигында себер чыршысы үстерәбез. Урман питомнигында сезонлы эшчеләр - бригадир Әлфия Әхмәтова, урман культурницалары Римма Шәехова, Айгөл Мөхәммәтова, Рәйсә Гыйльманова эшли. Шулай ук питомник территориясендә агач күркәләре киптергече бар. Анда чәчү өчен ылыслы орлыклар әзерләнә.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән район үзәге, авыллар йөзе дә үзгәрә. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән яшь чыршы (зәңгәре дә), миләш, каен агачлары, спирея, барбарис куаклары Югары Яркәйне бизи. Язын һәм көзен агач утырту өмәләре оештырыла. Бу чорларда Башкорт аграр-технология колледжы талиблары зур ярдәм күрсәтте. Нәтиҗәдә, 45 гектар мәйданда урманчылар белән берлектә 184 мең данә яшь үсентеләр утыртылды.
Урман хуҗалыгы эшчеләре белән М7 трассасы өчен 150 гектар мәйданда 22000 куб. м агач киселде, агачлар дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкка сатуга бирелде.
Украинадагы махсус хәрби операция башланганнан бирле биредә 53 катнашучының гаиләләренә 859 куб.м күләмендә (35 мең сумлык) утын кисергә делянка бүленде. Моннан тыш 51 400 сумлык 33,1 куб.м күләмендә урман продукциясе бирелде, 88 мең сумлык 20 куб.м күләмендә блиндажлар төзүгә агач озатылды. Әлеге күрсәтелгән хезмәтләрнең барысын да урман хуҗалыгы үз исәбенә башкара.
Урман хуҗалыгы перспективасы - барлык дәүләт йөкләмәләрен сыйфатлы итеп үтәү, агач эшкәртү юлы белән җитештерүне арттыру һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру.
Хезмәттәшләремне – урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Табигать байлыгын саклауга, арттыруга һәм халык файдасына хезмәткә багышланган эшебездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Фидрат ЯКУПОВ, “Илеш урманчылыгы” дәүләт автономлы учреждениесе директоры.