

Нинди хозурлык, нинди иркенлек ата –ана нигезендә! Шундый җиңел булып китте, әйтерсең, бөтен борчулар, мәшәкатьләр капканың теге ягында калды. Тик быел чәчкәләрнең гадәттәгедән азрак булуын шәйләми кала алмады.Әнисе картая башлаган, ахрысы.Чәчкәләрне утырту белән эш бетми ич, карап үстерү өчен күпме көч салырга кирәк. Әнә алар, өч кыз үстеләр дә, кош балалары кебек ояларын калдырып,таралыштылар да беттеләр. Әлеге йортны туган нигезе дип әйтә алмый Фәһимә, чөнки сугыштан соңгы чорларда укытучыларны ике –өч ел саен мәктәптән мәктәпкә күчереп йөрткәнгә күрә, гаиләдәге балаларның төрлесе төрле җирдә дөньяга килде. Шулай да ата йорты һәрвакытта да туган нигез булып кала инде. Әле дә үзен биредә яклангандай, ышанычлы итеп тоюдан күңеле күтәрелә төште. Шул арада капка тавышын ишетепме, өй күтәрмәсенә, гадәттәгечә, ап –ак яулыгын чөеп бәйләгән, чәчкәле күлмәге өстеннән түшле алъяпкычын буган әнисе чыгып басты. Кызын күргәч, берчә дулкынланып, берчә шатланып:
- Ай, балам, ай, җаныем, кай арада кайтып кердең? Хәбәр дә итмәдең үзең,- дип, сөйләнә -сөйләнә, кочагын җәеп,Фәһимәгә каршы атлады.
- Әй, әнием, ялга җибәрү турында боерык булу белән, юлга чыктым. Бигрәк сагындым инде үзегезне,- диде Фәһимә әнисенең кочагына сыенып. Аналы –кызлы шулай кочаклашкан килеш озак кына басып тордылар. Бер –берсенә сөйләр өчен күпме сүз җыелган, тик әлегә нидән башларга аптырашта калганнар иде , башлап әнисе телгә килде:
- Я, кызым, тамагың кипкәндер, ачыккансыңдыр да, әйдә, өйгә керик, чәем кайнаган, ашым пешкән. Әтиеңне көтеп тора идем.
- Әтием кая киткән иде соң?
- Әрәмәлеккә. Кәҗәләргә бераз үлән чабып алып кайтыйм дигән иде.
Сөте файдалы дигәнгә, соңгы елларда әти –әнисенең кәҗә асрый башлавын белә иде кыз. Кәҗә малы мәзәк хайван бит, яланга бәйләп куйганны яратмый, ничек итсә – итә, бавын өзә дә кача. Ярый ла кеше бакчасына зыян салмаса. Әнисе чәй әзерләгән арада Фәһимә юл тузанын каккалап,киемен алыштырып, юынып алды. Ә Мәсхүдә апаның теле телгә йокмый, күңеле шатлык белән тулган –кызы озын ялга кайткан, җәйне бергәләп, җыелган эшләрне башкарып уздырырлар Аллаһы боерса. Беренче хезмәт елын исән –имин төгәлләве - үзе зур куаныч. Гомер буе укытучы булды Мәсхүдә апа, бала –чага белән эшләүнең ни икәнен бик яхшы белә ул.
- Кызым, ялыңны кайда уздырырга соң исәбең?-дип сорап куйды ул, эченнән үзенчә план корса да.
- Кайда булсын инде, әнием, сезнең белән бергә инде.Беләсең ич, укыган вакытларда да, җәем гел читтә эшләп үтте. Быел үзебездә генә торасым килә.
- Әйе шул, кызым, бик хуп.Андый теләктә булганыңа мин бик шат. Хәзер өйне җыештырырга да юньләп көчем җитми, син тәртипкә китерерсең, ичмасам. Әтиең дә бик көтә иде сине.
- Ярый, сөйләштек, әнием.
- Соң, Динарның хәбәре бармы? Ул җәй көне безгә килергә җыенамы?
- Килмәс, мөгаен. Берничә ай инде бер хәбәре дә юк.
Мәсхүдә апаның кулындагы чынаягы төшеп китә язды.
- Ничек?! Вәгъдәләштек дигән идең ич.
- Шулай иде дә.
- Соң, бәлки ул берәр бәлагә тарыгандыр. Нишләп үзең хәл белешмисең?
- Никтер ул турыда башыма килмәде.
Чынында исә Фәһимә талиблык елларында мәхәббәт тотып йөргән егетенең күптән түгел өйләнгәнен ишеткән иде. Диплом алып, икесен ике районга эшкә билгеләгәч, Динар: «Яратышуыбызны сынап карыйк әле», -дигән иде, кыз каршы килмәде. «Әйе шул, берәр ел эшләгәч өйләнешсәк, бигрәк әйбәт булыр»,- дию белән чикләнде.
- Ярый инде, әнием, нигә хафага төштең? Әле мин карт кызлар исемлегендә түгел, егетләр бетмәгән.
- Ярый соң, хәерле булсын.
Шул рәвешле, озак кына гапләште ана белән кыз. Озакламый әтисе дә кайтты, арбага ат сыртыннан үлән төягән. Мунча тирәсендә кайнашкан кызын күрүгә Нәсыйх аганың йөзе яктырып китте. Күңеле сизгәндәй, мунчага яңа пиннек тә сындырган иде.
- Ишек алды нигә нурланып киткән дисәм, кызым кайткан икән,- диде ул каршына йөгереп килгән кызының ике як битеннән үбеп.
Җәйге көннәрнең иң озын, эссе һәм ямьле чагы. Кичке эшләрне тәмамлагач, Фәһимә әнисе белән бергәләп алмагач астындагы эскәмиягә чыгып утырды. Ул шунда ипләп кенә сүз башлады:
- Әни, әйтер сүзем бар иде. Мин яңа уку елында әлеге районга бармам, ахрысы. Башка җирдән эш эзләргә туры килер.
- Алай... Ник андый фикергә килдең, кызым? Сәбәбе нидә? Юллама белән баргач, өч ел эшләми торып, җибәрерләрме соң?
- Бүлек мөдире Фидаил Мансурович белән әти сөйләшсә генә инде.
- Белмим шул, әтиеңне оныткандыр инде ул.
Эш шунда, Фәһимә укытырга барган районның мәгариф бүлеге мөдире Фидаил Морзакаев Нәсыйх аганың укучысы булып чыкты. Фәһимәне ул үзе танып сөйләшкән иде. Кызының кайтканнан бирле ничектер уйга батып, пошаманда йөргәнен сизенгән иде әнисе, тик сорашуны кирәк тапмады. Инде үзе бер башлагач, сөйләтеп бетерми тынычланмады. Шулай итеп Фәһимәгә мәктәптә булган хәлләрне сөйләп бирергә туры килде. Күңелен кырып җафалаган серен башка кемгә ышанып тапшырсын соң?
“Әй, бала,бала... Нигә безнең язмышлар сездә кабатлана икән?-“дип уйлады Мәсхүдә апа эчтән генә. Кайчандыр ул да гаиләле иргә гашыйк булып, өметсезлек ачысын татыган иде. Яратам дип, кеше гаиләсен таркатмый калуына хәзер дә сөенеп бетәлми. Сабырлыгы өчен микән, гомер юлында Нәсыйхны очратуын язмыш бүләге дими ни дисең. Үзе акыллы,үзе кешелекле, итәгатьле булды ире. Бер –берсен бервакытта да юкка -барга рәнҗетмәделәр, бергә гомер итүләренә ярты гасыр булып килә, Аллаһыга шөкер. Бер җан булып яшәп, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый –талмый хезмәт иттеләр. Менә дигән өч кыз үстерделәр.Алар да ата – ана юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлады. Инде Фәһимәне дә кияүгә бирсәләр,күңелләре тынычланыр кебек.
- Кызым, ул кешене үзең дә яратасыңмы?
- Анык кына әйтә алмыйм, ләкин нигәдер бер дә исемнән чыкмый. Андый уйларны читкә куарга тырышсам да, булдыра алмыйм.
- Димәк, яратасың кебек. Ярамый, балам, кеше бәхетен урлап, бәхетле була алмассың. Өстәвенә, балалары да бар дисең. Сабыйларның яше төшми калмас. Оныт син аны, вакыт оныттыра ул. Үзебезнең авылда да уку бетереп кайткан егетләр җитәрлек.
Алай әйтү җиңел дә ул, онытып кара син аны. Беренче мәхәббәтенең хыянәтеннән йөрәге әрнегән кызга сәхнәдә булса да, Барлас кебек ир –егетнең янәшә булуы беразга онытылып торырга ярдәм итте кебек. Нык ышанган иде бит Динарга, ярата кебек иде. Ә Барласка карата нинди хисләр кичерә соң ул?
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югары Яркәй авылы.
(Дәвамы бар).