Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 сентябрь 2023, 06:00

Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил

Заманча технологияләр үсеш алган чорда зур ихтыяҗ юк, шуңа кул эшләре белән шөгыльләнеп, мәшәкатьләнәсе дә юк сыман. Әмма шуңа карамастан, кулдан ясалган әйберләр игьтибар үзәгендә кала бирә. Агачтан яки башка чималданмы, чигелгән яки тегелгәнме ул –үзең тудырган матурлык һәрчак зәвыклы, кабатланмас була. Гәзит укучыларыбызны бүген шундый гүзәллек тудыручыларның берсе - Югары Яркәйдә яшәүче бар яклап та уңган Чулпан Гайсина белән таныштырасым килә. Нәкъ менә аның кебекләрне «алтын куллы» дип атыйлардыр. Чулпан Дәйкәт кызы белән якыннанрак танышкач, сез дә моңа инанырсыз дип уйлыйм. Мәкаләм герое күрер күзгә гади генә агачта да матурлыкны күрә белүчеләрдән.

Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга килОҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил

Югары Яркәйдәге Тынычлык урамыннан үтүчеләр алар яшәгән йортка игътибар итми калмыйдыр. Капка төбенә килеп җиткәч, мин дә шаккатып басып тордым. Чулпанның тормыш иптәше һәм улы бизәкләп тимердән чүкеп ясаган әкияттәгедәй капка үзе үк җәлеп итеп тора. Аны ачып җибәрүгә исә «Белсәгез, Илештә кем яши?» - дип сөрән саласы килде хәтта. Мондагы гаҗәеп матурлыкка таң калырлык. Ишек төбендә үк улы Денис тимердән эретеп эшләгән утыргыч янында хуҗабикәнең үз куллары белән булдырган, ап-ак алиссум чәчәкләренә төренгән декоратив ат арбасы каршы ала. Ихата буйлап төрле гөлләр тезелеп озата бара - «биек булып үсәм әле мин» дигәндәй, горур гына утыручы канна, табигать төсләрен үзенә алган төрле сорт колеуслар, җәйнең матурлыгын күрсәтүче петуниялар күз явын ала. Чынлап та, ихатага кергәч, бер мизгелгә әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Үрелеп үсүче клематислар, розалар өчен конструкцияне хуҗабикә төрле формалар биреп, пластик торбаларны бөгеп ясаган. Әйткәндәй, ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә ул һәр иҗат җимешенең эш барышы белән таныштырып, сөйләп бара. Язылучылары да 4 меңгә якынлашкан, димәк Илеш уңганын читләрдә дә беләләр, күзәтәләр.

Оста кулда һөнәр бар, дип юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Бу сүзләрнең дөреслегенә Чулпанның бакчасына аяк атлауга ук инанасың. Бетон плитәләрдән салынган сукмак буйлап тезелеп киткән 16 төрле сорт гортензия, розалар, 30 дан артык төр ылыслыларның күплегенә күзләр камашырлык. Тирә - якка ямь биреп утыручы ап-ак эйфель башнясын, җил тегермәнен, атынгычын, беседканы Чулпан үз куллары белән агачтан төзегән. “Әйткәндәй, бу шөгыльгә кызыксынуым гараждан башланды”, - дип кызыклы тарихы белән бүлеште хуҗабикә. Тормыш иптәше Айдар ерак юлга йөк ташучы булып эшли, ялда сирәк була, шул сәбәпле, дөньяны алып бару хатын-кыз иңнәренә төшә. Гараж сала башлаганда гына, осталары чирләп китә, ә төзелешне дәвам итәргә кирәк. Үзе тотынып эшләүдән башка чара калмый. “Керамзит блокны үзем өеп карарга булдым, нәтиҗәле килеп чыккач, күңелем үсеп китте, түбәсен ябырга да көч таптым. Шуннан кулымнан килгәнен аңладым, күңелемдә бакчаны, ихатаны матурлау теләге бөреләнде. Хәзер ял итәргә җылы якка баргач, кайда нинди матур төзелеш бар, шуларны күзәтәм, төрле конструкцияләрне истә калдырырга тырышам. Декоратив элементларны интернеттан карап эшләргә өйрәндем”, - ди оста ханым. Беседканың эчендә диваннар кирпеч куя торган поддоннардан ясалган. Аның өстенә бик матур итеп йомшак матрасларын, мендәрләрен, штораларны Чулпан үзе теккән. “Материалларны Валдберристан кайтартам. Тегү машинасына бәләкәй чакта ук кызыксынуым бар иде. Беркем дә өйрәтмәде, тегүгә укымадым да, үзлегемнән өйрәндем. Хәтеремдә, энекәшемә һәм аның дусларына пальто тегеп кидергәнем”, -дип җаваплады Чулпан, минем сораулы карашымны тоеп. Беседка каршында кунаклар кабул итүгә әзер торучы мәһабәт зур өстәлне дә аның алтын куллары тудырган. Ә инде бакча уртасында ике якта ясалма күлләр, челтерәп аккан су тавышлары, аның тирә ягын әйләндереп алган үсентеләр, ике арага салынган ап-ак күперчек үзе үк оҗмах бакчасы образын бирә. - Дизайн, нинди чәчәкләр утыртуны кыштан ук планлаштыра башлыйм. Интернет челтәрендә эзләнәм, үземнең идеяләр дә туа, - ди Чулпан.

Гайсиннар бакчасында сирәк кешедә генә очрый торган гөлчәчәкләр дә үсә. Һәркайсының исемен, үстерү тәртибен хуҗабикә яхшы белә. Ташлыкта үсә торганнарының үз урыны, үз композициясе бар. Үрмәлеләре – клематислар һ.б. шулай ук планлаштырылып утыртылганнар.

Чулпан тумышы белән район үзәгеннән. Күпләр аны Югары Яркәйдәге сигезьеллык, беренче урта мәктәптә укытучы булып эшләгән картәтисе Нәгыйм Җәмил улына ошата. Ул да шулай оста куллы, уңган, җитди шәхес иде дип искә алалар. Хуҗабикә тормыш иптәше Айдар белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Иң өлкәне Альберт инженер булып эшләсә, уртанчысы Денис Түбән Кама шәһәрендә заводта хезмәт куя. Кечесе Әмирә Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 9 нчы сыйныфта белем ала.

Ч.Гайсина үзе шәхси эшкуар, район үзәгендә “Матурлык территориясе” чәчтарашы бар. “Төп эшемә караганда, кулым белән конструкцияләр төзү, чәчкәләр үстерү минем күңелемә якын, җаныма рәхәтлек бирә. Шуңа күрә бу шөгылемне киләчәктә дә дәвам итеп, яңадан-яңа идеяләремне тормышка ашырырга хыялым бар”, -ди оста.

Әйе, Ходай биргән сәләтеңне берничек тә яшереп булмый, кайчан булса да барыбер калкып чыга. Күрүегезчә, архитектор һөнәрен үзләштереп, дипломнар алмаса да, Чулпан алардан бер дә калышмый. “Сызымын да эшләп тормыйм, күңелемдә йөрткән план белән төзелә”, -ди ул.

Бүгенге тормышыбыз Чулпан кебек булдыклылар белән матур. Останың иҗат җимешләре рухи байлыгын һәм дөньяга карашын чагылдыруга сәләтле, алардан нинидер нур, яктылык сирпелә сыман. Төгәллек, сабырлык, игътибарлылык таләп иткән эшкә нинди зур хезмәт куелган. Әйе, теләк барда, эш карышмый, диләр. Ә максатка ирешү һәркемнең үз кулларында. Хуҗабикәгә киләчәктә бар планнарының да тормышка ашуын, уңышлар юлдаш булуын телим.

Лилия ЙОСЫПОВА.


Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Оҗмах бакчасын күрәсең килсә, Чулпанга кил
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас