

«Чиста ярлар» акциясе сулык ярларын чистарту өчен бөтен ил буенча йөзләрчә мең волонтерны берләштерә. Елдан-ел ул үзенең географиясен арттыра барып, күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Елга һәм күл ярларында калдырылган көнакцияләрдә күреш чүп-чарның 80 проц. суга эләгә. Чүп - чар белән бергә суга химик куркыныч матдәләр керә, алар кешеләрнең сәламәтлегенә һәм экосистемасына зур зыян китерә.
Шушы көннәрдә Игмәт авылында “Экология” милли проекты кысаларында «Чиста ярлар» акциясе узды. Яшь волонтер Лилия Подмарева инициативасы белән волонтерлар, шулай ук Игмәт авыл советы авыл хакимияте хезмәткәрләре Атаскүл ярларын җыештыруга чыкты. Вакыт узу белән күлнең су агымы кимегән, ярларны куаклар баскан.
Берләшкән эковолонтерлар төркеме күлнең яр буен тазартты, 10 капчык чүп-чар җыйды. Акциядә катнашучы һәркем тәртип урнаштыру эшенә үз өлешен кертте.
“Чиста елга, чиста ярлар – безнең табигатькә сакчыл караш булдыра, без буыннарга горурлык белән тапшыра алырлык мирас ул. Ә экологик кагыйдәләрне белү чиста авылда яшәргә ярдәм итәчәк, матур елга зур булмаса да, һәркем өчен зур әһәмияткә ия”, - дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар.